Әгерҗедән Алена Богомазова «Геройларга - булырга!» проектында катнаша
Тавыш бирү башланды
«Геройларга - булырга! 2020» социаль җаваплылык өлкәсендә Бөтенроссия проектында катнашучылар өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Әгерҗе районы данын Алена Богомазова яклачак.
Бу инициатива җәмгыятьнең игътибарын эшче һөнәр ияләре кешеләренең намуслы һәм фидакарь хезмәтенә җәлеп итүгә, социаль әһәмиятле эш-гамәлләрне һәм волонтерлыкны пропагандалауга, шулай ук кешегә, гаиләгә һәм гомумән дәүләткә карата ихтирамлы мөнәсәбәтнең уңай мисалларын булдыруга юнәлтелгән. Быел конкурс алтынчы тапкыр үткәрелә.
Әгерҗе шәһәреннән “Геройларга - булырга!” проектында Әгерҗе-Көньяк сервис локомотив депосының 1 категориясе инженеры Алёна Богомазова катнаша. Ул "Йөрәктән йөрәккә" номинациясендә көч сынашачак. Алёна Богомазова 10 ел дәвамында волонтёр эшчәнлеге белән шөгыльләнә - ялгыз пенсионерларга һәм пенсия алды яшендәге кешеләргә ярдәм итә. Алёна Валерьевнаның исәбендә дистәләгән өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм.
Якташыбыз өчен шушы сылтама аша узып https://tobehero.ru/heroes/2020 2020 елның 5 ноябренә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев