Әгерҗедән Эльвира ӘХМӘТҖАНОВА бакчасында күп еллар карбыз-кавын үстерә
Үзең үстергәне тәмлерәк
“Безнең якларда кавын-карбыз үсми“, дип әйтүчеләр нык ялгышалар. Дөрес тәрбияләсәң, көньяк җимешләрен дә үстереп була. Ә үзең үстергәне тәмлерәк тә, экологик яктан чиста да“, – ди Эльвира ханым.
Бакчачы әлеге җимешләрне кайчан үстерә башлаганын хәтерләми дә инде. Фатирда яшәгәндә читтә бакчалары булган. “Анда тирескә утырткан карбызларның уңышы күплеге белән сөендерсә дә, үзебезгә бик сирәген генә ашарга насыйп булды. Көзгә таба “озынкуллар“ берәм-берәм чәлдерәләр иде“, ди Эльвира апа.
Үз йортларына күчкәнгә дә 20 елдан артык инде. Шул вакыт эчендә карбыз-кавын утыртмый калганы юк.
– Мин аларны күп итеп түгел, берничә төп кенә утыртам. Балалар, оныкларны сыйлар өчен генә, – ди Эльвира апа.
Быел да икешәр төп көньяк җимешләрен апрель башында стаканга утыртып, 25 апрельдә теплицага чыгарган.
– Шуны истә тотарга кирәк, карбызны да, кавынны да савытка утартасың икән, күчерергә ярамый. Туфракта да шулай ук. Аларның тамырларына тисәң, үсентеләр үлә, – ди.
Алар тиресле, йомшак туфракта үсәләр. Артык дым да әлеге җимешләр өчен зыянлы.
– Мин суны аз-азлап кына сибеп торам, – ди Эльвира апа.
Карбыз да, кавын да җылыны яраталар. Алар үсә торган җылы якларда һава температурасы 35 градустан да түбән булмый. Ә бездә мондый эссе көннәр ел да кабатланмый. Шуңа күрә әлеге культураларны үстерергә теләүчеләр аны җилдән ышык булган, көне буена кояш төшә торган урынны сайласалар яхшы. Күләгәдә үскән карбыз-кавын балсыз була.
Тукландыруга килгәндә, Эльвира апа төпләренә бер тапкыр чүпрәле су гына сибәм, ди.
– Иң мөһиме, үсентегә артык зур “нагрузка“ бирмәскә кирәк. Беренче чәчәкләрен өзү, аннан сабакның уртасыннан өскә таба ян-яктагы ботакларны һәрвакыт кисеп тору мөһим. Җимешләр саны да чикләнергә тиеш, – ди Эльвира апа.
Ул бер төптә икешәр карбыз белән кавын гына калдыра икән. Хәзер теплицадагы карбызлар якынча өч кило зурлыгына җиткән. “Асылмалы“ бу карбызлар 700 грамм тирәсе булгач сеткага тыгып бәйләп куялар. Ә җирдәгеләренең астына такта куеп чыгалар. Монысын чермәсен өчен шулай эшлиләр.
Карбыз да, кавын да 3,5 ай тирәсе үсә.
– Карбызны өзеп алып кергәч бер-ике көн өйдә тотам, аннан соң гына ашыйбыз, – ди Эльвира апа.
Җирдәгеләре нәкъ менә бәрәңге алган вакытта өлгерергә тиеш икән. Аларын Әхмәтҗановлар гаиләсендә балалар, оныклар белән бәрәңге казыганнан соң җыелышып авыз итү – матур традиция.
Ә өлгергән кавынның кабыгы кытыршы була, ди бакчачы. Аның да берсе өлгереп килә икән инде.
– Быел көньяк җимешләрен үстерү өчен бездәге һава торышы бик уңай булды. Көннәр эссе, явым-төшем сирәк ява. Димәк, кавын-карбыз утырткан бакчачылар отачаклар, – ди Эльвира апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев