Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗегә «Яшьләр вакыты» автобусы килде

Әгерҗелеләр үз проектларын тәкъдим итә алды

Кичә Әгерҗе районына күптән көтелгән «Яшьләр вакыты» автобусы килде. Шәһәр халкы аны район мәдәният йорты каршындагы мәйданда көчле алкышлар астында каршы алды. Автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты» концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла. Безнең районда да 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган Әгерҗе яшьләре өчен яшьләр берләшмәләре лидерлары белән шәхсән аралашу мөмкинлеге оештырылды.

Яшьләр үзәге директоры Марсель Шахмин билгеләп үткәнчә, бу чара яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, үз планнарын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. 

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова чараны оештыручыларга рәхмәт белдереп, бер мәйданчыкка уңышка ирешергә,тормышта үз урыннарын табарга, зур гамәлләр кылырга теләгән яшьләрне берләштерү - бик зур эш икәнлеген ассызыклады. Ул район яшьләрен активрак булырга һәм үзләре турында сөйләргә чакырды, шул ук вакытта  үзара тере аралашу турында онытмаска өндәде.

Акция кысаларында яшьләр өчен «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дигән белем бирү маркеты оештырылды.

Шулай ук «Безнең район – киләчәк образы» проект сессиясе булды, анда яшьләр үз проектларын тәкъдим итте.

Иң актив катнашучылар, оештыручылар Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән актив егет-кызлар: Диләрә ВАҺАПОВА, Зөлфия ЧИГВИНЦЕВА, Диана ГОБӘЕВА, Александра СИНЦОВА, Аделина НӘБИЕВА, Аделина ӘХМӘТГАЯНОВА, Әлимхан РӘХМӘТУЛЛИН, Далер Мирзоалиев. 

Очрашу Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев