Әгерҗедә Беслан фаҗигасе корбаннарын "Тормыш тамчысы" акциясе белән искә алдылар
Россиянең яңа истәлекле датасы
Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы территориясендә 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды.
- Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне-Россиянең яңа истәлекле датасы. Ул 2004 елның 1-3 сентябрендәге Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалары белән бәйле. Ул вакытта 314 кеше һәлак булды, шуларның 186сы балалар иде, - дип билгеләп үтте үз чыгышында яшьләр сәясәте бүлеге башлыгы Татьяна Сергеева.
Ул акциядә катнашучыларга колледж бинасы янындагы чәчәкләргә бер уч төбе су алып салырга тәкъдим итте. Һәм бу очраклы түгел.
Террорчылык акты вакытында, өч көн буе тоткынлыкта газапланган кешеләр, шул исәптән балалар бер тамчы су да эчә алмый. Ел саен акциядә катнашучыларга уч төбенә су җыярга һәм, фаҗигадә һәлак булганнар рухына атап, чәчәкләргә салырга тәкъдим ителә.
Аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
– Әлеге акцияне үткәрүнең төп максаты-яшьләр арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча төгәл билгеләнгән гражданлык позициясен формалаштыру; катнашучыларны уяулыкка һәм гражданлык җаваплылыгына өндәү, - дип ассызыклады филиал директоры Илшат Гайнетдинов.
Элегрәк "Әгерҗе хәбәрләре" "Тормыш тамчысы" проектының идеясе Удмуртиядә туган, дип язган иде. Узган ел акция Россиянең 29 төбәгендә 206 мәйданчыкта узды, анда 25 мең кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев