Әгерҗелеләр Донбасска гуманитар ярдәм җибәрде
Чираттагы партия Донецк һәм Луганск халкына тапшырылачак
Бүген Әгерҗе районыннан гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе Луганск халык республикасы белән чиктә урнашкан Ростов өлкәсе Донецк шәһәренә юнәлде. Аннан йөкне Донецк һәм Луганск халкына тапшырачаклар.
Донбасска җибәрү буенча ярдәм җыю өчен җаваплы итеп район хакимияте белән берлектә «Хәрби туганлык» беренчел оешмасы җитәкчесе урынбасары Садыйков Рафаэль Рафисович билгеләнде.
Донбасста яшәүчеләргә 100 гә якын тартмаларда азык-төлек һәм беренче кирәк-ярак әйберләре: олылар һәм балалар өчен памперслар, канцтоварлар һәм мәктәп кирәк-яраклары, кием-салым, аяк киеме, гигиена чаралары, уенчыклар һәм башкалар тапшырылачак.
- Барлык битараф булмаганнарга актив катнашулары һәм тугандаш республикаларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм, - дип мөрәҗәгать итте бу уңайдан район башлыгы Азат Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев