Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗелеләр Президент гранты оттылар

Откан грант күләме 448 мең сум тәшкил итә

Мәдәни инициативаларның Президент фонды мәдәният, сәнгать, креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән икенче грант бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләр исемлегендә Әгерҗе районы проект офисы тәкъдим иткән “Халыкара пленэр: Кама буеның күпмилләтле палитрасы” проекты да бар. 

Бәйгегә 84 төбәктән 10 меңнән артык заявка кабул ителгән булган. Заявкалар саны буенча безнең республика әйдәп баручылар исемлегенә кергән.

Татарстанлылар эксперт комиссиясе карамагына 200дән артык проект тәкъдим иткәннәр. Шулардан 52се төрле юнәлешләрдә җиңү яулаган. 

–    Безнең районда халыкара пленэр уздыру тәҗрибәсе бар инде. Узган ел Россиянең төрле төбәкләреннән килгән рәссамнарның Красный борда ничек иҗат иткәннәрен барыгыз да яхшы хәтерлисездер, – ди район башлыгы Азат Вәлиев. –  Быел без әлеге идея белән федераль дәрәҗәгә чыгарга һәм Халыкара пленэрга тагын да күбрәк катнашучылар җәлеп итәргә уйладык. Бу проект иң уңышлыларның берсе булып чыкты. Проект офисында катнашучыларга, гомумән, аңа теләктәшлек күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт! Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе – сезнең күз алдында. 

Әлеге проект откан грант күләме 448 мең сум тәшкил итә. Грант акчалары пленэрны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә тотылачак. Бу юлы безгә илебезнең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илдән 50дән артык профессионал рәссам килер дип көтелә. Проектны тормышка ашыру урыны итеп янә гүзәл табигатьле Красный бор сайланган. 

Россиянең мәдәни үзәкләреннән ерак торганлыктан, бу чара райондашларыбызга сәнгать осталыгы культурасын турыдан-туры тоярга мөмкинлек бирәчәк. Пленэр кысаларында яшьләр һәм зурлар өчен мастер-класслар уздыру планлаштырыла. Рәсем сәнгате укытучыларына осталар белән бергә эшләп, тере тәҗрибә алу мөмкинлеге барлыкка килә. Әгерҗе районының картиналар галереясы яңа иҗат эшләре белән тулыланачак. Бу, үз чиратында, картиналарның күчмә күргәзмәләрен авылларда да оештыру мөмкинлеге бирәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев