Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗеләр ишегалды җыештыручыларга ярдәмгә чыктылар

Быелгы кебек карлы кышның күптәннән күзәтелгәне булмады

Кар күпләп яуган көнне Әгерҗенең Ометов урамы, 19нчы йортта яшәүчеләр командасы, бердәм булып, ишегалды җыештыручыларга ярдәмгә чыккан.      

Быелгы кебек карлы кышның күптәннән күзәтелгәне булмады. Узган елгы җәй озакка сузылган эсселеге белән истә калса, быелгы кышта көнаралаш диярлек кар ява. Шуңа коммуналь хезмәтләргә аеруча авырга туры килә: чистартып бетерүгә, тагын бөтен җирне кар тутыра. Коммуналь хезмәт өлкәсендә эшләүчеләр өчен  халык ягыннан аңлау булу бик тә мөһим. Ә Ометов урамы, 19нчы йортта яшәүчеләр ишегалды җыештыручыларга ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән дә чыкканнар.

–    “Хәлим” оешмасы, гадәттә, ишегалдын кардан җыештырачаклары хакында алдан кисәтеп, игълан элә. Ә бу юлы иртән-иртүк хуҗалык мастеры Елена Исламова шалтыратып,  машина хуҗаларының үз транспортларын алып куюларын үтенде, – дип сөйли йорттагы өлкән вәкил Алевтина Киселева. – Без берочтан ватсаптагы төркемебездә аларга булышырга чыгу турында да өндәп яздык. Безнең ишегалды үзенчәлекле итеп эшләнгән. Машинаны тукталышка кую катлаулы, кардан чистарту – аннан да кыенрак. Минем йортның өлкән вәкиле итеп сайлануыма ярты ел гына әле. Дөресен генә әйткәндә, халык шулай актив  кушылыр дип уйламадым да. Тәрәзәдән карасам, ир-егетләр эшкә керешкәннәр. Алар арасында яшьләрне күрү аеруча сөенечле булды. Әнә шулай, уртак көч белән җыештырып та бетердек. Эшне үзләре ягыннан контрольдә тоткан  “Хәлим” хуҗалыгы җитәкчесе  Рамазан Тасимовка да зур рәхмәт. Бу көнне биредә аларның ике тракторы да эшләде. 

“Хәлим” хуҗалыгы хезмәткәрләре моңа кадәр йортта яшәүчеләрнең үз инициативалары белән булышырга чыкканнары юк иде әле, диләр.  Алар йортта яшәүчеләргә бик тә рәхмәтле. Менә алар, ярдәмгә килүчеләр: Ленар Хәсәнов, Рәзил Вәлиев, Александр Шишкин, Рәдүл Аитов,  Данил Ишкатов, Сергей Киселев, Дмитрий Янбаев һәм йортның өлкән вәкиле Алевтина Киселева. 

Сүз уңаеннан, аларның бердәм булып нинди дә булса эшкә алынулары беренче тапкыр гына түгел икән инде. 

–    Җәй көне подвалны бергәләп җыештырдык, бик күп чүп түктек, – ди Алевтина Викторовна. – Быел ишегалдын яшелләндерүгә дә ныклап алынырга һәм чәчәк түтәлләре санын арттырырга телибез. Моңа кадәр чәчәк үстерүдә  Елена Петрухина һәм Лилия Кузенкова актив эшләделәр. Аларга башкаларның да кушылырга ниятләре бар. Яңа балалар мәйданчыгы турында да хыялланабыз. Бездә балалар күп. Интерактив экран урнаштыру турында да уйлыйбыз. Балалар диварларга рәсем ясаганчы, шунда язарлар һәм ясарлар иде. 

Мондый дус команданың әлеге хыяллары да тормышка ашыр дип уйлыйбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев