Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗене этләр баса

Соңгы вакытта редакция телефонына шалтыратып та, хатлар, социаль челтәрләрдәге төркемнәребез аша да шәһәр урамнарында өер-өер этләр йөрүе турында хәбәр итәләр. Вконтакте челтәренә хәтта берәү: "Йортыбыз янында көн саен иртән 8-10 эт җыелган була. Өйдән чыгарга куркып торабыз. Балаларыбыз да капка төбендә уйный алмый интегә... Кая мөрәҗәгать ит әргә икән?" дип...

Соңгы вакытта редакция телефонына шалтыратып та, хатлар, социаль челтәрләрдәге төркемнәребез аша да шәһәр урамнарында өер-өер этләр йөрүе турында хәбәр итәләр. Вконтакте челтәренә хәтта берәү: "Йортыбыз янында көн саен иртән 8-10 эт җыелган була. Өйдән чыгарга куркып торабыз. Балаларыбыз да капка төбендә уйный алмый интегә... Кая мөрәҗәгать ит әргә икән?" дип язып куйган.

Шәһәрдәшләрнең борчуын "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе Илназ СӘФӘРОВка җиткердек.

- Хуҗасыз этләрне аулау буенча атна саен эш алып барабыз. Соңгы вакытта мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле, бу эшне көчәйтергә планлаштырабыз. Шәһәрдәшләргә дә үтенечебез бар: өер-өер этләр йөргәнен күрсәгез, шунда ук шәһәр башкарма комитетына - 24242 телефонына шалтыратыгыз. Ә эт асраучы хуҗаларның дүрт аяклы дусларын бәйдән ычкындырмауларын һәм урамга чыгармауларын сорыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев