Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗенең Пушкин урамындагы гаражлар артында.... чәчләр үрә торырлык

Әгерҗенең Пушкин урамындагы гаражлар артындагы кебек тәртипсезлек, пычраклык башка бер урында да юктыр, мөгаен. Мондый хәлне минем башка бер ишегалдында да күзәткәнем юк. Аларда контейнерлар бетон мәйданчыкта урнаштырылган һәм бүленеп алынган. Ә безнекендә мульдалар хуҗасын югалткан кебек торалар, алар янындагы чүп җир белән бергә катнашып, тапталып кибеп беткән инде. Бу...

Әгерҗенең Пушкин урамындагы гаражлар артындагы кебек тәртипсезлек, пычраклык башка бер урында да юктыр, мөгаен.

Мондый хәлне минем башка бер ишегалдында да күзәткәнем юк. Аларда контейнерлар бетон мәйданчыкта урнаштырылган һәм бүленеп алынган. Ә безнекендә мульдалар хуҗасын югалткан кебек торалар, алар янындагы чүп җир белән бергә катнашып, тапталып кибеп беткән инде.

Бу ничә еллардан бирле шулай инде. Яшьрәк чагында без әлеге тирәне чистартып тора идек әле. Хәзер инде безгә 80 яшь. Шушы яшьтә дә әлеге пычраклыкны без, инде таякка таянган өлкәннәр, җыештырырга тиеш микәнни?! Алай да үз гаражларыбыз тирәсендә тәртип булдырырга тырышабыз әле без.

Дөрес, контейнерлар гаражлар артында урнашкан һәм аларны беркем дә күрми. Тик алар янында кемдер җыештырырга тиештер бит инде. Бу уңайдан инде ничә еллар "Төзелеш идарәсе" предприятиесе һәм "Чиста ишегаллары" ширкәте уртак фикергә килә алмыйлар. Алар тирәсен бер кат яхшылап җыештырып, аннан мондый тәртипсезлеккә юл куймый булмый микәнни?!

Гаражлар янында хасил булган чүплекләрне әйтеп тә тормыйм инде. Монысы - халыкның үз әдәпсезлеге. Яшьләр гаражларына килеп йөри бит. Алар бу тәртипсезлекне күрми микәнни?!

Үзара салым акчалары турында сүз барганда, без каршы килмибез, гәрчә, яшебез буенча аннан азат итегән булсак та. Тик шәһәр җитәкчеләренең инде ничә еллар безнең проблемага күз йомулары гына кызганыч. Инде ничә еллардан бирле колак салмаган шушы проблеманы чишүдә безгә кем ярдәм итәр икән?!

Татьяна ВЛАСОВА,

медицина ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев