Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында фонтан эшли башлады.
Бу атнада Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында бик матур фонтан эшли башлады.
Моңа кадәр дә халык яратып йөри торган урыннарының берсе булган парк – хәзер иң популяр ял итү урыны. Өлкәннәр дә, яшьләр дә фонтанга карап хозурланалар. Биредә кечкенәләр аеруча күп.
- Мин оныгым Әмир белән килдем бирегә. Аны һич кенә дә фонтан яныннан алып китеп булмый, – ди Наил Ювакаев.
Кечкенә Миша да беренче күрүдә үк бик ошаткан фонтанны.
- Без әле кичен дә бирегә киләчәкбез. Фонтан янында фонарьлар бар бит. Алар яктысында биредә аеруча матур булачак, – ди кечкенә Мишаның әнисе Руслана Касьянова.
4нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары да биредә.
– Сихри матурлык биредә! Искиткеч! – ди әлеге сыйныф укучысы Алинә Сәлимова да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев