Әгерҗе–Северный станциясенең линия бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен ничек каршы ала
Бу көннәрдә полициянең линия бүлеге оешуга 98 ел тула. Шул уңайдан Әгерҗе-Северный станциясенең линия бүлеге эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырырга булдык. Әлеге бүлек карамагында - Әгерҗе-Можга-Кизнер участоклары. Эш үзенчәлекләре хакында бүлек начальнигы урынбасары Константин САННИКОВ белән әңгәмә кордык. - Константин Николаевич, транспорт полициясе гадәти полициядән нәрсәсе белән аерыла? - Аерма юк...
Бу көннәрдә полициянең линия бүлеге оешуга 98 ел тула. Шул уңайдан Әгерҗе-Северный станциясенең линия бүлеге эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырырга булдык.
Әлеге бүлек карамагында - Әгерҗе-Можга-Кизнер участоклары. Эш үзенчәлекләре хакында бүлек начальнигы урынбасары Константин САННИКОВ белән әңгәмә кордык.
- Константин Николаевич, транспорт полициясе гадәти полициядән нәрсәсе белән аерыла?
- Аерма юк диярлек. Безнең бүлек тә җинаятьчеләрне эзләү, икътисади куркынычсызлык, коррупциягә каршы көрәш, балигъ булмаганнар эше буенча подразделениеләрне, патруль-пост хезмәтен, сорау алу, тикшерү бүлекчәләрен берләштерә. Аерма шунда гына: транспорт милициясендә поездлардагы йөкләргә кул сузучыларга каршы көрәш хезмәте дә бар.
- Подразделениеләр дә күп, участогыгыз да зур. Хезмәткәрләрегез дә күптер...
- Әлеге эшләрне башкару нибары 30 хезмәткәргә йөкләнгән.
- Алар алдында нинди бурычлар тора?
- Безнең төп эшчәнлек тимер юл транспорты объектларындагы җинаятьләрне кисәтү һәм аларны ачудан гыйбарәт. Хезмәткәрләребез шулай ук шәһәр яны поездларын озатып йөриләр, Можга, Әгерҗе, Кизнер вокзалларында җәмәгать тәртибен саклыйлар.
- Транспортта кайсы төр җинаять аеруча еш кылына?
- Безнең бүлеккә телефон, акча, башка кыйммәтле әйбер урлау белән бәйле гаризалар еш керә. Шулай ук тимер юл транспорты объектларыннан тимер, составында бакыр булган әйберләрне урлау очраклары да була. Поезд тәгәрмәченә эләгеп һәлак булучылар да бар. Соңгы вакытларда пошиларның поездга бәрелеп үлү йә җәрәхәтләнү очраклары ешайды. Пассажирлар таләбе белән поезддан наркоманнарны, пассажирларга комачаулаучы кешеләрне чыгарырга туры килә. Тимер юлда да, көндәлек тормыштагы кебек үк, җинаятьләрнең күпчелеге исерекләр тарафыннан кылына. Бу афәт бетмичә, тимер юлда җинаять кылу очраклары да кимемәячәк.
- Тимер юл транспортында кылынган җинаятьләрне ачуның үз авырлыгы бардыр, мөгаен...
- Бу, чыннан да, шулай. Мондый төр җинаятьне ачу җиңел түгел. Поезд бер урында гына тормый бит ул. Шуңа зыян күрүчеләрне бер станциядән, җинаятьчеләрне - икенчесеннән, шаһитларны өченчесеннән эзләргә туры килә.
- Һөнәри бәйрәмегез алдыннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр җиткерер идегез?
- Безнең хезмәттә тыныч көннәр аз. Хезмәткәрләребезгә гражданнарның иминлеген һәм тормышын саклау кебек бик тә җаваплы бурыч йөкләнгән. Шуңа күрә хезмәттәшләремә, иң беренче чиратта, сабырлык телим. Ә хөрмәтле ветераннарыбызга - сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете.
Әңгәмәдәш - Любовь МИХАЙЛОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев