Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Җиңү көненә җиңәргә!

Әле шушы көннәрдә генә язгы чәчү эшенә керешкән "Тирсә" бүлекчәсе хезмәтчәннәре әнә шундый максат куеп эшлиләр бүген. Апрель аенда гадәти булмаган җылы көннәр торса да, туфрак өлгермәгән әле, диләр белгечләр. Бу быел күп кенә басуларга елга суларының таралуы белән дә бәйледер. Әлеге күренеш Тирсә бүлекчәсе басуларын да читләтеп үтмәгән. Шуңа...

Әле шушы көннәрдә генә язгы чәчү эшенә керешкән "Тирсә" бүлекчәсе хезмәтчәннәре әнә шундый максат куеп эшлиләр бүген.
Апрель аенда гадәти булмаган җылы көннәр торса да, туфрак өлгермәгән әле, диләр белгечләр. Бу быел күп кенә басуларга елга суларының таралуы белән дә бәйледер. Әлеге күренеш Тирсә бүлекчәсе басуларын да читләтеп үтмәгән. Шуңа да карамастан, бүлекчә механизаторлары күпьеллык үләннәрне тукландырып бетергәннәр инде, кышкы уҗымнарны тукландыру да соңгы гектарларда бара. Җирләр кипкәнен түземсезлек белән көтеп алып, җитешкән өлешен эшкәртергә чыгалар. Бүлекчә хезмәтчәннәре алдында 2 мең гектар мәйданда иген культуралары, берьеллык үлән, кукуруз чәчү эшләре башкару бурычы тора, шуның 250 гектары - кышын салкыннардан зыян күргән уҗым мәйданнары. Без барган көнне дә көздән арыш чәчкән мәйданнарда кабат арпа чәчү бара иде. "Хезмәтчәннәребез чәчүгә бик дәртләнеп тотындылар. Страховой фондта запас орлык бар иде. Шуңа күрә бу яклап проблема юк", - ди бүлекчә идарәчесе Илнар Гыйззәтуллин. Сүз уңаеннан: әле узган елның ноябрендә генә бу җаваплы эшкә алынган Илнарның эшкә дәрте ташып тора. Моңа кадәр бүлекчәдә механик, аннан баш инженер булып эшләгән яшь белгечнең туган як кырларында шулай дәртләнеп эшләп йөрүе күңелгә үзе бер рәхәтлек бирә. Үз машинасында басуга ашлама чыгаручы Бәгъзәнур Гыйззәтуллин, ашлык ташучы шофер Расим Мәрданов, тракторчы Тәлгать Сибатов, чәчүчеләр Илшат Шәрәфетдинов, Сергей Малыгин, Илдар Гозәиров, басуга культивация ясаучы Хәлил Фәсхиевның да кәефләре яхшы. "Иртән 6да эштә идек инде, чәчү вакытында караңгы төшкәнче эшләргә исәп", - диләр ир-егетләр. Норманы арттырып үтәгән очракта, хезмәт хакы да яхшы булачак, көзен премиягә ашлык бирү дә каралган аларга. Быел да, матур традиция буенча, язгы кыр эшләрендә көнне төнгә ялгап эшләгән алдынгыларны Сабантуйда мәйдан түренә чакырып зурлаячаклар. Тик аңа кадәр минутны да әрәм итмичә фидакарь хезмәт кую зарур. Шуны күз уңында тотып, ике тапкыр кайнар ризык белән басуда ашату оештырылган. "Ягулык, запас частьләр белән проблема булмас дип уйлыйбыз. Инде техника көйсезләнеп китсә, вак-төяк ремонт эшләрен басуда ук башкарачакбыз, җитди ремонт кирәк булса, V филиал ярдәмгә килер", - ди Илнар.
Амбарда да кызу эш кайный. Орлык агулау эшенә ике атна элек керешкәннәр. Амбар мөдире Марина Мусина җитәкчелегендә чәчүлек орлыкларын әзерләп басуга озатуда бернинди тоткарлыклар юк.
Без барган көнне басуда чәчкеч таккан бер генә трактор эшли иде, менә-менә чәчүгә зур агрегат белән тәҗрибәле механизатор Радик Сәлимов та чыгарга тиеш, диделәр. Бары тик туфрак кына өлгерсен. Ике чәчкеч белән тоткарлыксыз эшләсәләр, көненә 170-180 гектар мәйдан чәчеләчәк. Ә бу - һава шартлары яхшы булган очракта җаваплы кампанияне 10-12 көн эчендә төгәлләргә мөмкин булачак, дигән сүз.
Биредә алтын бөртекләрнең җиргә ничек төшүен дә, чәчү тирәнлеген дә, ашламаның тиешле күләмдә булу-булмавын да беренче көннән контрольдә тоталар. "Һәр басуның - үз үзенчәлеге. Тик, ничек кенә булмасын, чәчү тиешле агротехник шартларны күз уңында тотып башкарылырга тиеш", - дип кисәтә Илнар Гыйззәтуллин (рәсемдә).
Шушы хезмәт дәртен һәм кәеф күтәренкелеген саклап, максатларына ирешергә язсын авыл хезмәтчәннәренә.
×××
Агрофирманың генераль директор урынбасары Айрат Салихов әйтүенчә, хәзерге вакытта агрофирманың башка бүлекчәләрендә дә күпьеллык үләннәрне тукландыру эше тәмамланган, кышкы уҗымнарны тукландыру соңгы гектарларда бара. Моннан тыш, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау да дәвам итә. Барлык бүлекчәләрдә дә чәчүгә тотынганнар инде. "Туфрак тиз арада өлгерер дип торабыз. Шуңа күрә һәр хезмәтчән алдына минутның да кадерен белеп эшләү бурычы куела. Туфракның дымы бар чагында бөртекләр ныгып, тамыр җибәреп калырга тиеш", - ди Айрат Миңнехаҗиевич. Агрофирма җитәкчелеге язгы чәчү эшләрен бик тә кыска срокларда - 5-6 майларга төгәлләү бурычын куя бүген.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев