Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Глава“лар эшеннән авыл халкы канәгатьме

Авыл халкы тормышында авыл җирлеге Советлары эшчәнлеге зур роль уйный. Моннан 1,7 ел элек җитәкче дилбегәсен үз кулларына алган башлыкларның эшенә халык нинди бәя бирә? Сораштыруыбыз - шул хакта. Гөлсирә ВӘЛИЕВА, Иж-Бубый авылы: - Үзебезнең Иж-Бубый егете Раиф Ваһаповны авылыбыз башлыгы итеп бик теләп сайладык. Һәм ялгышмаганбыздыр дип уйлыйм. Чөнки...

Авыл халкы тормышында авыл җирлеге Советлары эшчәнлеге зур роль уйный. Моннан 1,7 ел элек җитәкче дилбегәсен үз кулларына алган башлыкларның эшенә халык нинди бәя бирә? Сораштыруыбыз - шул хакта.

Гөлсирә ВӘЛИЕВА, Иж-Бубый авылы:

- Үзебезнең Иж-Бубый егете Раиф Ваһаповны авылыбыз башлыгы итеп бик теләп сайладык. Һәм ялгышмаганбыздыр дип уйлыйм. Чөнки ул авылның проблемаларын гына түгел, аларны чишү юлларын да яхшы белә. Авыл кешесе өчен иң төп проблемалар - ут, су, юллар. Без яши торган Набережная урамына килгәндә, баганаларыбызда утлар яна. Су белән бернинди тоткарлыклар юк. Юлыбыз гына начар әлегә. Тик Раиф ярдәме белән быелгы җәйдә әлеге проблема да чишелер дип уйлыйбыз.

Нинди генә мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәң дә, бик игътибар белән тыңлый, төпле итеп җавап бирә белә ул. Быел су басу куркынычы зур булганлыктан, яз җитүгә безне шушы проблема борчый башлады. Елга буе урамында яшәгәнлектән, суның зыяны, иң беренче чиратта, безгә тия бит. Тынычлану өчен Раифның: "Гөлсирә апа, борчылмагыз, без моңа әзер. Көймәләребез дә бар", - дигән сүзе дә җитте.

Авыл башлыгы чисталыкка да зур игътибар бирә. Әнә, бу көннәрдә бер төркем ярдәмчеләре белән иртән иртүк юл буена чүп җыярга чыгалар. Раиф җитәкчелегендә авыл эчендә дә чистарыну өмәләре уза. Озын сүзнең кыскасы, җиңе һәрчак сызганулы безнең Раифның. Кемдер килеп эшләр дип көтеп тормый, һәрчак үзе башлап тотына. Алга таба да уңышлар телибез Раиф Рафинад улына. Авыл җирлеге башлыгы булу һич тә җиңел эш түгел ул. Тик без Раифның сынатмаячагына ышанабыз.

Бибел ИБРАҺИМОВ, Уразай авылы:

- Мансур МӨХӘММӘДИЕВ Салагыш авыл җирлеге башлыгы булып сайланганчы да проблемаларга битараф түгел иде. Аның фермер абыйсы Марат белән эшләгән яхшылыкларын, изге гамәлләрен санап кына бетерерлек түгел. Авылларда нинди генә чара үтсә дә, теге яки бу эш башкарылса да иң беренче ярдәм кулы сузучылар алар булды. Ә Мансур авыл башлыгы вазифасына сайлангач, матур үзгәрешләр күзгә күренеп артты. Иң олы рәхмәтебез - Салагышка керү уңаендагы бик зур территорияне төзекләндергәне өчен. Әле анда елга аркылы күпер дә салдырып куйды ул. Авылларда йөзьяшәр топольләрне кисү, зират коймаларын яңарту дисеңме - барысы да эшләнә. Үзәк авыл Салагыш булса да, Уразай, Ямурза, Мәдьяр, Чилчә кебек кечкенә авылларны да күз уңыннан ычкындырмый. Быел, мәсәлән, нинди карлы кышта да Уразайда юл өзеклеге булмады. Иртәнге сәгатьләрдә үк урам юллары чистартыла иде. Су белән проблема чыкса да, бик тиз гаебен табып төзәтеп куярга тырышалар.

Башлыгыбыз дини ашлар уздыруда да башлап йөри. Быел Уразайда Сабантуй үткәрү тәкъдиме белән дә чыкты. Анысы да тормышка ашар дип өметләнәбез.

Мансурның тагын бер яхшы гадәте бар. Ул һәрвакыт авыл өлкәннәре белән киңәшләшә, алар сүзенә колак сала белә. Ә киңәшле эш беркайчан да таркалмый ул.

Без Мансурга эшендә уңышлар телибез. Авылларыбыз менә шундый энергияле, тырыш җитәкчеләр кулында булганда чәчәк атар.

Федор МИЛЯЕВ, Кадрәк авылы:

- Моннан берничә ел элек Ижаудан туган авылы Кадрәккә күченеп кайткан Александр МИХАЙЛОВның авыл башлыгы булып сайлануына бик сөендек. Җитәкченең эш нәтиҗәсе дә - күз алдында. Үзенең транспортында юлларны төзекләндерүе генә дә аның авыл өчен янып яшәве турында сөйли.

Нинди генә мөрәҗәгать белән керсәк тә авыл башлыгының "юк, булмый" дип кире борып чыгарганы юк. Үтенечне тыңлый, авыр булса да хәл итү юлын таба. Без - гармунчылар ансамблен дә ничә тапкыр үз машинасында концертларга, репетицияләргә алып барды инде ул.

Александр һәрвакыт халык арасында кайный. Олысы-кечесе белән гади итеп сөйләшә белә. Авыл Мәдәният йортында узучы концертларда да рәхәтләнеп чыгыш ясый, марича, русча җырлый, тыпырдап бии...

Узган ел үзара салым акчасын 500 сумнан җыю тәкъдименә дә каршы килүчеләр булмады. Кадрәк районда үзара салымны 500 сумнан җыйган бердәнбер җирлек булуы белән дә горурлана ала. Бу акчаларга авылыбызда бик күп эшләре башкарырга планлаштырыла. Ә без моңа ышанабыз, чөнки беләбез: Александр Алексеевич - әйткән сүзен тормышка ашыра торган, төгәл һәм таләпчән җитәкче ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев