Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Гөлфия апа Шиабиева: “Быел да казларыбыз авырлыкны әйбәт җыйдылар“

Каз өмәләре гөрләр чак

Көчек авылында яшәүче ШИАБИЕВлар гаиләсе җиргә ап-ак кар төшкән ноябрь аен ел саен көтеп ала. Чөнки алар хуҗалыгында нәкъ шул айда күңелле мәшәкать – каз өмәсе уза. 

–    Каз йоннарын элекке кебек җырлый-җырлый йолкымасак та, балалар, туганнар белән җыелу өчен бик матур сәбәп ул, – ди хуҗабикә Гөлфия апа. 
Өмәгә дип шәһәрдә яшәүче уллары һәм кызлары гаиләләре белән, сеңлесе Зәлия кайталар, кодагыйлары Зөлфия, дуслары Фәймә дә килә. Шулай итеп, ел саен үстергән 30 баш казны ике-өч көндә эшкәртеп бетерәләр. Ә эшне төгәлләгән кичтә барысы бергә сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артына җыелалар, каз итеннән пешкән бәлеш белән сыйланалар.    

–    Дөрес, элек белән хәзергене чагыштырсак, борынгыдан калган кайбер йолалар сакланган, кайберләре, кызганыч, онытылып бара инде, – ди Гөлфия апа. 
Мәсәлән, элек хуҗалыкларда йорт казлары асрау гадәти күренеш иде. Хәзер бәбкәләрне сатып алу “мода“да. Альберт абый белән Гөлфия апа да ел саен июль

аенда сатып алалар йорт кошларын. Казларның агын да, карасын да үстерәләр. 
–    Карасының йонын йолкуы җиңелрәк һәм ите дә тәмлерәк була, – ди хуҗабикә. 
Ризыкны пешереп ашаталар. 

–    Элеккерәк заманнарда казларны ипи белән дә сыйлый идек. Хәзер, шөкер, ашлык мулдан. Бодай, борчак, бәрәңгене бергә кушып пешерәбез. Түшкәләре бишәр килога кадәр җитә, – ди Гөлфия апа. 

Казларны елгага да кумыйлар Көчектә. Елга яры бик биек, куркыныч, диләр. 

–    Күршеләребез Төхвәтуллиннар, Низамбиевлар да елның-елында казлар үстерәләр. Хәзер җаен таптык. Бәрәңгене казып алгач бакчага канау казыйбыз да, казларга “бассейн“ ясыйбыз. Казларны сусыз, яшел үләнсез үстереп булмый. Аннан соң алар иркенлек яраталар. Әнә, бәрәңге бакчасына казлар хуҗа хәзер, – дип елмая Альберт абый.  

Казларны эшкәртеп бетергәч тә, елгага алып төшеп юулар ерак үткәндә калган инде. Канат “сую“лар да онытылып бара, диләр. Ә менә каз мамыгыннан ясалган мендәргә сорау күп, ди Гөлфия апа. 

Шиабиевлар каз итен үзләре дә, балалары да яратуын яшермиләр. Узган ел ыслап та караганнар. Ел саен каклыйлар да. Гөлфия апа балалары кайткач аларны кыздырган каз ите белән дә сыйлый. 

Хәтерләсәгез, элек туңдыргычлар юк заманда итне тозлап куялар иде. Шиабиевларда әлеге гадәт хәзергә кадәр саклана. 

–    Тозланган каз ите белән пешкән бәрәңге – Альбертның иң яраткан ризыгы, – ди Гөлфия апа. 

Быел алар үрдәк тә үстереп караганнар. Казны да, үрдәкне дә үстерүнең артык мәшәкате юк, диләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев