Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Гөлфия Гайнуллина: Мин үзем беркайчан да ялларга чит җирләргә омтылмадым

Газета укучыларыбызга “Ә сезнең җәйге ялыгыз ничек уза?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек

Җәй – ял вакыты. Кемдер диңгездә, чит илдә ял итсә, кем өчендер туган якка кайту да ялга тиң. Газета укучыларыбызга “Ә сезнең җәйге ялыгыз ничек уза?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА, Казан–Иж-Бубый:

– Улым Нурбәк белән ел саен җәйге ялны Иж-Бубыйдагы туган нигезебездә уздырабыз. Мин үзем беркайчан да ялларга чит җирләргә омтылмадым. Туган нигездә дөнья шавыннан беркадәр тынычланып каласың, кыйммәтләрне барлыйсың. Нигезебез аша улымны ир бала белергә тиешле гамәлләргә күнектердем. Зиратларны тәрбиядә тотарга, әрвахларны догадан калдырмаска өйрәттем.

Үзем өчен иң мөһиме – әнием Мөнәзәһә исән чакта һәр елны ике ай аның белән янәшә яшәп калдым. Ә улымның йөрәгенә гомерлеккә әбисенең тәрбиясе уелды!

Хәзер уйлыйм: дөнья гиздерәм дип улымны чит җирләрдә ял итүгә өстенлек биргән булсам, гомерен безгә багышлаган әни алдында бик уңайсыз булыр иде. Нурбәкне ике яшьтән “шушы нигез өчен гамәл кылабыз, аны ел саен матуррак, җанлырак итәргә тырышабыз” дип өйрәткәнмен икән, ул, һичшиксез, нәсел өчен җаваплы ир­ат булыр, дип өметләнәм. Туган нигез – безнең нәни генә гаиләбез өчен туганнарны, нәсел-­нәсәпне җыю урыны да бит әле ул!

Ә улым дөнья гизәр ул, мине дә йөртми калмас. Әмма “иң рәхәте шушы бакча, шушы өй исе” дип кайта торган булыр, иншәаллаһ. Зиратлар караулы булыр, ул да улларына нигез төшенчәсен шушында аңлатыр... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев