Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Гөлнара ГАЙФУЛЛИНА: Кызганычка каршы, дежур торган көннәрдә үлү турындагы таныклыклар да бирергә туры килде

Барлыгы 7 үлем очрагы (53 яшьтән алып 87 яшькә кадәр) теркәлде

Яңа ел яллары артта калды. Аларның беренче яртысында һава торышы йомшак торса, икенчесе аномаль салкыннары белән истә калды. Озын яллар тагын кай ягы белән үзенчәлекле булды? Традиция буенча, бу хакта төрле хезмәт вәкилләре белән бергәләп йомгак ясыйбыз.

Гөлнара ГАЙФУЛЛИНА, ЗАГС бүлеге начальнигы:

–    Каникул вакытында 2, 4, 6 январьда дежур тордык. Ял көннәрендә тантаналы һәм гадәти никах рәсмиләштерүләр булмады. Аның каравы, бәйрәмнән соң беренче көнне үк ике пар (46-43 һәм 29-27 яшьлек) язылышты. Бәйрәмдә әгерҗелеләр Вячеслав–Ирина Некрасовлар гаиләсенә бик сөенеп туу турында таныклык тапшырдык. Алар гаиләсендә өченче сабый дөньяга килде. Тимофей дип исем куштылар. Дөрес, ул 26 декабрьдә үк туган иде, ә таныклыкны яңа елда алдылар. Чагыштыру өчен: узган ел Яңа ел каникулында дүрт сабый дөньяга килгән иде.

Кызганычка каршы, дежур торган көннәрдә үлү турындагы таныклыклар да бирергә туры килде. Барлыгы 7 үлем очрагы (53 яшьтән алып 87 яшькә кадәр) теркәлде. Алар арасында дүрт – ир-ат, өч – хатын-кыз. Узган ел каникул вакытында 12 үлем очрагы теркәлгән иде. 

Яңа елда күңелле яңалыклар ешрак булыр һәм районда бала туу очракларын күбрәк теркәргә туры килер дип өметләнәбез.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев