Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Салагыштан Ясәвиевлар гаиләсе гөмбә сезонын көтеп ала

Салагышта яшәүче Ришат–Эльвира ЯСӘВИЕВлар гөмбә сезоны җиткәнне түземсезлек белән көтеп алуларын яшермиләр

Әгерҗе районында гөмбә котырып үсә торган урманнар Салагыш җирлегендә икәнлеген күпләр белә. Гөмбәнең дә ниндиен җыялар бит әле биредә! Урман байлыгының патшасы булган ак гөмбәне!  

Ак гөмбәне елга ике тапкыр җыялар. Шушы көннәрдә аның беренче сезоны тәмамланып килә икән. Икенчесе август ахыры сентябрь башларында булачак, диләр.

–    Июль аенда ак гөмбә күплеге белән шаккатырды. Быелгы җәй гөмбә яңгырларына бай, җылы көннәр дә урман нигъмәтләренә файдага гына булды, – диләр гөмбәчеләр. 

БЕР КӨНГӘ – УНАР БАНКА

Салагышта яшәүче Ришат–Эльвира ЯСӘВИЕВлар гөмбә сезоны җиткәнне түземсезлек белән көтеп алуларын яшермиләр. Бу көннәрдә төн йокылары кача, диләр. Иртәнге сәгать 3тә үк урманга киткән көннәре дә күп булган. Кичкә таба тагын бер әйләнеп кайтканнар. Көн саен 4-5 чиләк ак гөмбә җыйганнар. Аннан соң хуҗабикә Эльвира аларны төннәр буе эшкәрткән. 

–    Ак гөмбә бик җайлы чистартыла. Шуңа күрә бу эшкә вакыт күп таләп ителми, – ди ул.

Аның берьюлы өчәр литрлы 10ар банка гөмбә маринадлаган чаклары да булган. Беренче сезон вакытында гына ул 50 өч литрлы банка япкан. Ваграк банкаларга маринадлаганы да күп, ди. Ясаган һәрберсе сатылып та, күчтәнәчкә таратылып та беткән. 

–    Тырышлык куймыйча гына акча эшләп булмый, – ди Эльвира. – Шуңа күрә бу вакытта җиде кат тиреңне чыгарырга туры килә. 

Ясәвиевлар гөмбә саткан акчага машинага тагылма да сатып алганнар, ремонт эшләрен башкарганда да файдасы зур булган. Чит илгә ял итәргә бару өчен алган юлламаның да күп өлешен шуның белән капларга була, диләр.

ИРЕНМӘСКӘ ГЕНӘ КИРӘК

2005 елда Алабугадан Эльвираның туган авылы Салагышка күченеп кайткан яшь гаилә беренче елны ук урманга йөрүне үз итә. Җиләк, гөмбә җыялар, пиннек хәзерлиләр.  

–    Безнең якта урманнар күп. Гөмбә дә, җиләк тә һәркемгә җитә. Бары иренмәскә генә кирәк, – ди Эльвира.

Укытучы булып эшләүче бу ханымның җәе, әнә шулай, бик киеренке уза. 

–    Мин урманга бармый түзә алмыйм. Ирем Ришат та, улыбыз Амиль дә табигатьне бик яраталар. Шуңа күрә җәебезне файдалы да, рәхәт тә уздырабыз, – ди Эльвира. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев