Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Горький тимер юлы башлыгы Әгерҗедәге логистика үзәге перспективаларына бәя бирде

Бу - зур мөмкинлекләр

Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский эш сәфәре белән Әгерҗе шәһәрендә булды. Әгерҗе вокзалы һәм станциясе территориясендә ул берничә тимер юл объекты белән танышты.

Район башлыгы Азат Вәлиев һәм булачак транспорт-логистика үзәгенең төп инвесторы Марат Шәфигуллин белән бергә Сергей Александрович Әгерҗедә транспорт-логистика һәм индустриаль парк булдыру планнары турында фикер алышты.

Азат Рөстәмович Татарстан буенча узучы федераль трассаларына йөкләнеш зур булуын билгеләп үтте, шуңа күрә контейнерлар ташуда төп эш тимер юлга күчәргә мөмкин.

"Бу хабларның алга таба үсеше белән бәйле перспективалы мөмкинлекләр ача", - диде ул.

Дорофеевский, логистик үзәк перспективаларын бәяләп, район җитәкчелегенең игътибарын җитди маркетинг тикшеренүләре һәм проект документациясен эшләп бетерү зарурлыгына юнәлтте.

"Горький тимер юлы төбәк икътисады үсешендә зур роль уйный, моннан тыш, иң эре эш бирүчеләрнең берсе булып тора. Без инде тимер юл ташуларының потенциалын ачарга мөмкинлек биргән берничә уңышлы проектны тормышка ашыра алдык, яңа планнар да бар ", - дип билгеләп үтте ул, бу мәсьәләдә ярдәм итәчәгенә ышандырып.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев