«Ябалак» позывнойлы хәрбие: Мине Ватан алдындагы бурыч көтә
“Все СВОи” марафоны алга таба да дәвам итәчәк
17 октябрьдә Татарстанда контракт хезмәткә теләктәшлек күрсәтүгә тәгаенләнгән киң масштаблы “Все СВОи” марафоны узды. Патриотик акциягә Әгерҗе районы да кушылды.
– Без бүген республика марафонында катнашабыз. Максатыбыз – контракт буенча хәрби хезмәткә ничек кушылырга мөмкин булуы, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә нинди социаль гарантияләр каралуы хакында сөйләү, – дип билгеләп үтте үз чыгышында район хәрби комиссары Илгиз Галиев. – Гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау дәвам итә. Моның өчен, иң беренче чиратта, комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бүгенге көнгә махсус хәрби операция зонасына 160лап райондашыбыз чакырылган. Алар арасында мобилизацияләнүчеләр дә, үз теләкләре белән китүчеләр дә, контракт нигезендә хезмәт итүчеләр дә бар.
– Махсус хәрби операция зонасында иминлегебезне саклаучыларны без, чын мәгънәсендә, илебез ихтыяҗларын яклауга алынган кыю батырлар дип атыйбыз, – дип дәвам итте “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов. – Без шулай ук хәрбиләргә төрле яклап ярдәм итүдә зур активлык күрсәтүче райондашларыбызга, шәһәр халкына да зур рәхмәтле.
Сүз уңаеннан, актив гражданнар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре ярдәме белән махсус хәрби операция зонасына 50 тоннадан артык гуманитар ярдәм юлланган. Әлеге эш дәвам итә.
Патриотик чарага килүчеләр арасында махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан якташларыбыз да бар иде.
– Интернет чыганаклар аша бүгенге акция турында белгәннән соң бирегә килми кала алмадык, – диде "Ябалак" позывнойлы шәһәрдәшебез.
Аның белән бергә хатыны, әнисе дә килгән иде.
– Улым узган елның октябрендә мобилизацияләнде. Башта аның фикере белән килешүе кыенрак булды, әлбәттә. Хәзер күнегеп барабыз инде, – диде әнисе Раушания ханым.
– Без дә ияләштек инде. Шулай ялга кайтып торганда, элемтәгә чыкканда кыен түгел анысы. 13 яшьлек кызыбыз, 3 яшьлек улыбыз да әтиләрен бик сагыналар, – диде җәмәгате Наталья.
– Икенче тапкыр ялга кайттым. Сүз дә юк, өйдә, гаилә янында рәхәт. Әмма тиздән китәргә кирәк. Мине хәрби дусларым, Ватан алдындагы бурыч көтә, – диде хәрби якташыбыз.
Чарада катнашучыларга “Хәрби хезмәткә кушыл” дип аталган газеталар һәм листовкалар таратылды. Аларда контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынучылар өчен каралган барлык социаль чаралар хакында бәян ителгән.
“Все СВОи” марафоны алга таба да дәвам итәчәк.
– Киләчәктә аны авыл җирлекләрендә дә уздыру планлаштырыла, – диделәр җитәкчеләр.
“Все СВОи” патриотик марафоны кысаларында “Әгерҗе хәбәрләре”нең киләсе саны махсус хәрби операция темасына багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев