Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Якташыбыз олы бүләк ясады

Без – унбер ханым, Казаннан Венера ханым җибәргән автобуска утырып, башкалага киттек

Нәсел тамырлары Касайдан булган Венера Хәйретдинова соңгы елларда туган авылына, Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәпләренә бик зур иганәчелек ярдәме күрсәтә. Ул, авылыбыз тарихы, аның кешеләре, нәселе турында эзләнү эшләре алып барып, “Туган ягым Касай” дип исемләнгән китап чыгаруга да зур өлеш кертте.

Якташыбыз бер кайтуында без – Касай авылында яшәүче ханымнарны Казанга кунакка чакырды. Һәм менә ул көн килеп җитте. Без – унбер ханым, Казаннан Венера ханым җибәргән автобуска утырып, башкалага киттек. Венера Кәшви кызы җитәкчелек итүче “Лицей-инженер үзәге” белән танышканнан соң, безне Казан буйлап сәяхәткә дәштеләр. Кич белән “Туган авылым” күңел ачу комплексында Венера ханым белән очрашып, җанлы әңгәмә кордык, фотога төштек.

Икенче көнне янә лицейда кунак булдык. Без дә буш кул белән бармадык. Лицей коллективына Гөлшат Мөхәммәтшинаның “Алтын хәзинә” сәхнә әсәрен тәкъдим иттек. Режиссер Рәүл Мөхетдинов без – үзешчәннәрнең уйнавына югары бәя бирде. Бу кичне татар эстрадасының танылган җырчысы Фирдүс Тямаев концертына да бардык.

Без – авылда яшәүчеләргә олы хөрмәт күрсәткән Венера Кәшви кызына, аның дус, бердәм коллективына онытылмаслык матур хис-кичерешләр бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт. 

Дания ФӘТХИЕВА
Касай–Кадыбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев