Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа башлыклар сайланды

Депутатлар тавыш бирде

Девятерня һәм Бима авыл җирлекләрендә чираттан тыш утырышлар узды. Биредә яңа башлыклар сайланды.

Моңа кадәр Девятерня һәм Бима авыл җирлекләре белән җитәкчелек иткән Ирек Камаев һәм Эдуард Михайловның үз теләкләре белән эштән китүләре сәбәпле, вәкаләтләре туктатылды. 

Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа башлыклар сайладылар. 

Девятерняда әлеге вазифаны авыл җирлеге Советының 6нчы бермандатлы сайлау округы депутаты Эрнест Энгельс улы ГАНИЕВ башкарачак. Ул 1976 елда Исәнбай авылында туган. Моңа кадәр авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган. 

Бимада депутатлар әлеге авыл җирлегенең 1нче бермандатлы сайлау округы депутаты Александр Григорьевич ИШПАЕВ өчен тавыш бирделәр. Ул 1966 елгы. Удмуртиянең Воткинск районында туган. 2000нче елларда әтисенең туган авылы Бимага кайтып төпләнгән. Күп еллар нефть тармагында эшләгән. 

Утырышларда катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев Ирек Камаевка һәм Эдуард Михайловка олы рәхмәтләрен җиткерде, яңа башлыкларга уңышлар теләде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев