Яңа Бәзәкә җирлегендә халык бердәм
Быелгы җыен да искәрмә булмады
Һәр елны Яңа Бәзәкәдә узучы халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Мәгъсум Салихов, ел дәвамында җирлектәге проблемаларны хәл итүдә, төзекләндерү эшләрендә ярдәм кулы сузучы авылдашларына тирән рәхмәтен җиткереп, район башлыгы, авыл җирлеге Советы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшыра.
Быелгы җыен да искәрмә булмады. Уртак көч белән зур гына эшләр башкарганнар. Узган ел Яңавылда Ленин һәм Яшьләр урамнарында 940 метр озынлыкта су торбаларын алыштырганнар. Бу республикадан бирелгән грант, җирле бюджет һәм үзара салым акчаларына башкарылган. Грант буенча куелган су башнясына ялганган Зиратка илтүче күперне дә бергәләп ремонтлаганнар. Яңавылда Совет, Яшьләр урамнарына вак таш җәйгәннәр. Җирлеккә керүче Яңа Бәзәкә авылындагы Тукай урамына да вак таш салынган. Җирлектәге һәр авылда үзара салым акчаларына көн кадагына суга торган проблемаларны хәл итәргә тырышканнар. Болар – законсыз чүплекләрне бетерү, су системаларын төзекләндерү, чүп үләннәрен чабу, кышын авыл урамнарын кардан чистарту һәм башкалар.
– Җирлектәге эшләрне башкаруга үз өлешен керткән һәркемгә тирән рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләрбез дип өметләнәм, – диде Мәгъсум Салихов.
Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев белән берлектә алар җирлек активистлары Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Менә алар: Фәнил Садыйков, Сирин Мөхәммәтдинов, Рафаил Садыйков, Марсель Харисов, Илдар Сөләйманов, Мәсгуть Гыйльметдинов, Рәзил Гыйльметдинов, Фирдәвес Уразманов, Илһам Кәрәмиев, Заһид Габдрахманов, Азат Әхмәтшин.
Җыенда 50 ел бергә яшәүче Фәнис–Гөлсинә Ибраһимовларга да район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Гомерләрен терлекчелектә эшләүгә багышлаган Мәүлидә Муллахмәтова, Гөлнәфис Галиева, Рабига Фәррахова Тр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев