Яңа ел алдыннан “Бубилар мирасы үзәге” кунаклар җыйды
Әлеге үзәк Иж-Бубыйда, төгәлрәге, авыл музее териториясендә тарихи бинада урын алган
Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге үзәк Иж-Бубыйда, төгәлрәге, авыл музее териториясендә тарихи бинада урын алган. Аны ачуда башлап йөрүче – шушы авылдан чыккан эшмәкәр якташыбыз Искәндәр Җиһангәрәев.
Укучылар өчен биредә татар теле, әдәп-әхлак,кул эшләре түгәрәкләре эшли. Алар шулай ук экскурсияләр уздыру, атлар тәрбияләү, квадрокоптер белән идарә итү кебек заманча юнәлешләр белән дә танышалар.
Очрашу барышында укучылар кунакларга әлеге түгәрәкләрдә алган белем-күнекмәләрен күрсәттеләр: туган телебездә җыр-шигырьләр яңгыраттылар, экскурсовод роленә дә керделәр, кул эшләренә осталыкларын да тәкъдим иттеләр.
– Бу юнәлешләрнең һәркайсы әһәмиятле. Шуңа күрә аларга күбрәк укучыларны җәлеп итәргә кирәк. Үзләштерү өчен тиешле шартлар тудырган игелекле якташыбыз Искәндәр Рөстәм улына рәхмәт, – диде очрашуда катнашкан район башлыгы Ленар Нургаянов.
– Үзәк урнашкан тарихи бинаны максатчан файдалану турында күптәннән хыял бар иде. Исемнәре бөтен дөньяга билгеле авылыбыз мөгаллимнәре – бертуган Бубиларны туган телебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз сагында торучылар дибез икән, без аларның эшен дәвам итүчеләр булырга тиеш. Әлеге үзәктәге юнәлешләр нәкъ шушы максатны күз уңында тотып сайланган, – ди Искәндәр Рөстәм улы үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев