Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Яңа Эсләктә яшәүче пенсионер ханымның өендә газ яна башлады

Фәния апа Хәмидуллина йортына газ Путин программасы буенча уздырылды

Күптән түгел “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында, социаль челтәрләрдә “Егерме ел көткән вакыйга: җитмеш яшьлек ханымның өендә газ яначак“ дип исемләнгән язма бастырылган иде. Анда сүз 2000нче елларда Кадыбаш авылы җирлегенә керүче Яңа Эсләк авылына газ уздырылуы, әмма аның ике өйгә генә ялгануы, дүрт хуҗалыкның “ярык тагарак“ алдында калуы турында язган идек. 

Күпме әзерләнеп, акчалар түгеп тә ул вакытта авыл активисты, 38 ел клуб мөдире вазифасын башкарган Фәния апа Хәмидуллинаның да йортына газ уздырылмый кала. 

Узган ел Рәсәй Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча газлаштыру программасы гамәлгә ашырылуы турында ишеткәч, Фәния ханым документлар җыя башлый.  

Яңа проект эшләнә, җир астыннан газ торбалары уздырыла, счетчик куела, котел, газ плитәсе алына. Газ-эксплуатация хезмәте, подрядчы оешма вәкилләре дә бөтен эшне контрольдә тоталар. 

–    Иң зур хыялым – газлы булу иде. Ниһаять, шушы көннәрдә газны ялгадылар. Өемдә зәңгәр ут яна, – дип сөенеп шалтыратты Фәния апа редакциягә. 
Бу – аның 70 яшьлек юбилеена зур бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев