Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Яңавылда районыбыз каләм осталары очрашты

Яңавыл Мәдәният йортында “Күңел чишмәләре” әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы узды

Яңавылда иҗатка, сәхнәгә гашыйк халык яши. Алар үсеп килүче буында да туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбиялиләр, гореф-гадәтләребезне өйрәтәләр. Каләм осталарын мәдәният йорты каршында эшләүче “Яран гөл” төркеме үзешчәннәре җырлап-биеп каршы алдылар. Сәхнәдә укучы кызлар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр.

Чулпан Нурмөхәммәтова җитәкчелегендәге “Күңел чишмәләре” әдәби-иҗат берләшмәсе каләм осталары – Әгерҗедән Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Наилә Харисова, Көчек авылыннан Тәскирә Хуҗина, Яңавылдан Розалия Кәримова, Әгерҗедән Фәридә Айдарова да иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм “Күңел чишмәләре” гимны белән төгәлләнде.

Мондый очрашулар безне тагын да берләштерә, иҗатка рухландыра. Киләчәктә очрашулар Исәнбай һәм Көчек авылларында узар дип планлаштырыла, – диде Чулпан Равил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев