Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Истәлекле вакыйга

Бу күперне чыккан һәрбер кеше Имин тормыш, бәхет кичерсен. Узган атнаның изге җомгасы район тарихына моннан 10 ел элек 50 яшендә гомере фаҗигале төстә өзелгән районыбыз җитәкчесе Рафис СӘЕТОВ истәлегенә аның туган авыл Көчектә мемориаль таш һәм күпер ачу белән кереп калды. Сезнең исем күңелләрдә генә түгел, Мәрмәрләрдә калды уелып....

Бу күперне чыккан һәрбер кеше
Имин тормыш, бәхет кичерсен.

Узган атнаның изге җомгасы район тарихына моннан 10 ел элек 50 яшендә гомере фаҗигале төстә өзелгән районыбыз җитәкчесе Рафис СӘЕТОВ истәлегенә аның туган авыл Көчектә мемориаль таш һәм күпер ачу белән кереп калды.

Сезнең исем күңелләрдә генә түгел,
Мәрмәрләрдә калды уелып.

Казандагы әгерҗелеләрне берләштерүче Якташлар җәмгыятенең иң актив әгъзасе Рәүзил Хаҗиев ун ел элек Казаннан кайтып җиткәч үз өенең капка төбендә чәчәк кебек гомере дошман кулыннан явызларча өзелгән район башлыгы Рафис Фәритовичның исемен туган авылында мәңгеләштереп, аның истәлегенә таш кую тәкъдиме белән чыга. Аның бу изге теләген башка якташлар да хуплап алалар. Ниһаять, башкалада яшәүче якташларыбыз әлеге гамәлләрен тормышка ашыру өчен узган җомгада мәрхүмнең туган авылы Көчеккә җыелышып кайттылар. Рафис Сәетовны искә алу тантанасына ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килгән иде. "2000 елда Әгерҗе районына башлык эзләгәндә без Президентыбыз Минтимер Шәрипович белән аның кандидатурасына юкка гына тукталмадык. Мин аны авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләгән чагыннан белә идем. Үз авылында колхоз рәисе булып эшләгәндә үк авыл хуҗалыгын үстерүгә зур хезмәт куйган шәхес буларак, без аның район белән җитәкчелек итүдә дә сынатмаячагына ышандык. Әмма ачы язмыш аны бик иртә арабыздан алып китте. Күпме якты уй-хыяллары, башкарасы эшләре калды. Авылыгыз уртасындагы бу истәлек ташы сезгә тормышта якты эзләр калдырып киткән Рафис Фәрит улы турында һәрчак искә төшереп торыр. Тол калган Гөлсинә ханымга, әтисез калган балаларына сабырлык телим. Беркемгә дә ялгызлык ачысын татырга язмасын", - дип күңелләрне нечкәртердәй итеп сөйләде Марат Готович.
Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе Рамил Тураев та: "Рафис Сәетов истәлеген мәңгеләштерү күптәнге хыялыбыз иде. Бүген шушы гамәлебезне тормышка ашыруыбызга сөенеп туялмыйбыз. Еллар узгач та бу истәлек ташы яшь буынга, Көчек авылы аша узучы һәркемгә аның турында сөйләп торыр. Мәктәп балалары бу ташның тирә-ягын һәрчак карап, чәчәкләр үстереп тосыннар иде", - дигән теләген җиткерде.
Мөхтәрәм якташыбызны искә алуның иң дулкынландыргыч минутлары... Марат Әхмәтов кунаклар таш өстендәге ак җәймәне төшерделәр. Ташка уеп язылган
"Бу күперне чыккан һәрбер кеше
Имин тормыш, бәхет кичерсен.
Еллар, юллар сезнең һәммәгезне
Барыр җиргә илтеп җиткерсен
" дигән юлларны укыгач тамакка төер тыгылды... Рафис Сәетовны белгән һәркемнең күз алдында ул әле дә мәһабәт гәүдәле, горур ир-егет булып торадыр. Истәлек ташы янына әтисенә бик тә охшаган улы Илнур чыгып баскач, Рафис Фәритович үзе кайткан кебек тоелды. Ул әтисенең исемен мәңгеләштерүдә катнашкан һәм бу тантанага килгән һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, кунаклар, авылдашлар, мәрхүмнең дуслары истәлек ташына чәчәкләр салдылар, тирә-якка зәңгәр чыршылар утырттылар.
Аннан тантана Варкләд елгасы аша төзелгән яңа күпергә күчте.

Бисмилланы әйтеп узыйк әле
Бу мәһабәт яңа күпердән

Яңа күпер ачу көнен авыл халкы түземсезлек белән көтте. Авыл ветераны Әмин ага Нәбиуллин: "Һәр иртәне бирегә килеп, эшнең барышы белән кызыксынып, эшләгәннәрен карап тордым. Егетләр, молодцы! Куллары алтын икән. Алны-ялны белми эшләделәр. Кыска гына вакыт эчендә безне тирә-юньдә тиңе булмаган күперле иттеләр. Авылыбыз уртасындагы бу мәһабәт күпер авылыбызны әнә ничек бизәп тора бит", - диде һәм соклануын яшерә алмыйча күпернең ике ягы буйлап тимердән ясалган торналарга төртеп: "Карагыз әле, язын-көзен авылыбыз өстеннән очып китүче торналар шушы күпер өстенә төшкән кебек ич!" - диде Әмин ага. Дөрестән дә, бу торналар юлчыларны каршы алып, озатып калалар кебек тоелды безгә дә. Якташыбыз, Исәнбай егете Ринат Мухъянов җитәкчелегендәге "Татарстан Республикасы күперләре" җәмгыяте төзегән бу күпернең озынлыгы 40,2 метр. Җәяүлеләр өчен тротуар да бар. Күпер төзелеше 63,5 миллион сумга төшкән.
Марат Әхмәтов: "Күпер салу электән үк иң изге эш саналган. Исламда да күпер салган кешенең урыны оҗмахта диелгән. Күперегез гаҗәеп матур булган. Аның хәерен күрегез. Бу юлларда хәвеф-хәтәрләр булмасын!" - дигән теләк белән тантананы ачып җибәрде. Ул, "ТР күперләре" җитәкчесе Ринат Мухъянов һәм Әгерҗе юлларын төзүче Минсәет Мәһәдиевка олы рәхмәтен белдереп, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Марат Готович 10 ел дәвамында Әгерҗе районында зур төзелешләр алып барган элекке башлыгыбыз Фәрит Габбасовка да олы рәхмәтен җиткерде.Тантанада бер төркем алдынгы күпер төзүчеләр ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Инсаф Хәйруллин кулыннан "ТР күперләре" җәмгыятенең Рәхмәт хатларын алдылар. Валерий Макаров та, Казанда яшәп тә районга һәрчак ярдәм кулы сузучы җитәкче якташларыбыз Рәүзил Хаҗиев белән Ринат Мухъяновка, күпер төзүчеләргә тирән рәхмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Күпер аркылы сузылган кызыл тасма киселгәннән соң,
"Бисмилланы әйтеп узыйк әле,
Бу мәһабәт яңа күпердән.
Озын юллар, ак бәхетләр теләп,
Атла халкым, атла түреннән",
дигән шигъри юллар яңгырады. Гармунчыларның дәртле көйләре астында кунаклар, авыл халкы зур горурлык белән яңа күпердән узды... Имин юллар барыгызга да, дуслар!

Рәмзия Зарипова.

PS:Аннан тантана Көчек авылы Мәдәният йортына күчте. Анда күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтердәй кичә узды. Бу хакта газетаның 73нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев