Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Илдар ХАЛИКОВ: “Әгерҗе – үсеш юлында”

Бүген, 9 февральдә, Әгерҗе муниципаль районы Советының VI сессиясендә катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков: "Зур сәнәгать предприятиеләре булмаса да, соңгы елларда, бигрәк тә 2015 елда Әгерҗе районында төрле тармакларда шактый алга китеш күзәтелүенә сөенеп килдем. Бүген Әгерҗе - үсеш юлында", - диде. Районның 2015 елдагы социаль-икътисади үсеше, уңышлары һәм...

Бүген, 9 февральдә, Әгерҗе муниципаль районы Советының VI сессиясендә катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков: "Зур сәнәгать предприятиеләре булмаса да, соңгы елларда, бигрәк тә 2015 елда Әгерҗе районында төрле тармакларда шактый алга китеш күзәтелүенә сөенеп килдем. Бүген Әгерҗе - үсеш юлында", - диде.
Районның 2015 елдагы социаль-икътисади үсеше, уңышлары һәм проблемалары, 2016 елга планнар белән депутатларны район башлыгы Валерий Макаров таныштырды.
- Авыл хуҗалыгы - район икътисадының әйдәп баручы тармагы. Мөгезле эре терлекләр саны 15 мең 633, дуңгызлар 5 процентка артып, 7 мең башка җитте. Ит җитештерү 5 процентка артып, барлыгы 2900 тонна ит җитештерелде. Гомумән, җитештерелгән продукция 1 миллиард 303 миллион сумлык булды. Бүген сөт җитештерү комплексында сыерлар санын 2600 башка җиткерү бурычы тора. Гаилә фермалары да арта. Соңгы елларда 22 гаилә фермасына 26 миллион сум акча бирелде. Шәхси хуҗалыклар 450 миллион сумлык субсидияләнә торган 2389 кредит алды. Аларга 39,5 миллион сум кире кайтарылды. Авыл кешесенең ишегалдындагы сыерларына һәм кәҗәләренә генә дә узган ел 6 миллион 700 мең сумлык ярдәм күрсәтелде, - диде район җитәкчесе.
Ә Хөкүмәт башлыгы бу уңайдан Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен җиткерде.
Төзелеш тармагында да үсеш - күз алдында. Районда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча барлык респулика программалары уңышлы эшли. Бу уңайдан Илдар Халиков һәр атнада төзелеш мәсьәләләре буенча Президент үткәрә торган киңәшмәләрдә Әгерҗе районының тәнкыйть утына эләкмәвен, шәһәрдәге иске бараклар урынына өр-яңа урамнар барлыкка килүенә сөенүен билгеләп үтте.
Хөкүмәт башлыгы коммуналь хезмәтләр өчен акча җыю буенча да соңгы елларда Әгерҗе районының нәтиҗәле эшләвен мактап телгә алды.
- Моңа кадәр Әгерҗе коммуналь хезмәтләр өчен акча җыюда республикада гел антилидерлар рәтендә иде. 2015 елның беренче кварталында бу күрсәткеч 94,5 процент булса, ел нәтиҗәләре буенча сез аны 98 процентка җиткерә алгансыз. Ә менә мәгариф тармагы 2014 елгы күрсәткечтән бераз түбән төшкән. Артка тәгәрәү бер дә килешми сезгә, - диде ул.
Премьер-министр Әгерҗедә беренче тапкыр "Әгерҗе ит комбинаты" базасында сәнәгать мәйданчыгы оештырылуны да зур уңыш дип мактап үтте.
- 2010 елда биредә айга якынча 100 тонна ит эшкәртелсә, узган ел ай саен 500 тонна ит эшкәртелеп, Казан, Чаллы шәһәрләренә озатыла, - диде комбинат директоры Михаил Батанов.
- Әлеге ит комбинаты базасында 20000 квадрат метр мәйданда "Әгерҗе-Үсеш" сәнәгать мәйданчыгы да оештырдык. Киләчәктә биредә катнаш азык, пилмән, ит ярымфабрикатлары цехлары эшләячәк, - диде район башлыгы.
- Бу төр бизнесыгыз Татарстан күләмендә танылу алырга тиеш. Әгерҗенең мондый төр бизнесны күргәне юк иде әле, - диде Хөкүмәт башлыгы хуплап.
Илдар Халиков һәм залдагы республикадан килгән төрле тармак җитәкчеләре, депутатлар Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләренең 2015 елда Горький тимер юлында оештырылган ярышларда призлы урыннар алуы турындагы Ижау регионы буенча баш инженер урынбасары Виктор Мирошниченконың чыгышын да кул чабып хупладылар.
Район башлыгы сессиядә республика җитәкчелегеннән башка хәл итеп булмый торган район проблемаларын да күтәрде. Менә алар: мәктәп автобуслары паркы, Күләгәш һәм Кадрәк мәктәпләре тузган. Укучыларга өстәмә белем бирү өчен мәйданнар җитмәү сәбәпле, Әгерҗегә Балалар иҗаты йорты кирәк. Илдар Халиков район проблемаларын хәл итүдә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәген әйтеп сөендерде.
Валерий Макаров әгерҗелеләрнең бассейнлы физкультура-савыктыру комплексы һәм ЗАГС турындагы күптәнге хыялын чынга ашыруда ярдәм иткән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен дә җиткерде.
Соңыннан Илдар Халиков бер төркем хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Хөкүмәт башлыгы кулыннан менә кемнәр олы бүләкләр алды:
Гөлсия Ислам кызы ШӘРӘФИЕВА - Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән.
Гүзәлия Зәки кызы ЗӘЙНУЛЛИНА - Исәнбай мәктәбе укытучысы, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы".
Альберт Фәйзерахман улы СИПОВ - "Агро-Кама" ширкәтенең "Биектау" бүлекчәсе бригадиры, "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" медале.
ТР Минитсрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән:
Александр Александрович ВАСИЛЬЕВ - "Сарсак-Омга" ширкәте баш агрономы.
Ольга Владимировна ГАЙФУЛЛИНА - тимер юл транспорты ветераны.
Девәтернә авыл җирлеге - "Яңа ел чыршысын иң матур бизәүче" республика конкурсында актив катнашкан өчен III дәрәҗә Диплом.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев