Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Илдус Шәйхетдинов җәйне бакчада уздыра

Илдус Шәйхетдиновның бакчасында яшелчәләр дә, җиләкләр дә мул уңыш белән сөендерәләр

Гомере буе Девятерня мәктәбендә укучыларга белем һәм тәрбия биргән, күп еллар директор булып эшләгән Илдус ага Шәйхетдинов лаеклы ялга чыккач үзен тулысынча бакча эшенә багышлый, бал кортлары тота. 

- Быел бар нәрсә дә мул уңыш белән сөендерә. Виктория җиләге дә куп булды, кура җиләген дә ике көн саен җыеп торам, - ди. 

Кыярларын кышка маринадлый да башлаган. 300ләп банка запас булдырам, ди. Помидорлары да күпләп кызаралар инде. 

Э ишегалдындагы, бакчадагы чәчәкләре күз явын алырлык. 

- Бакча эшен бик яратам. Бөтен күңелемне биреп эшлим, - ди бакчачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев