Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ильвир Сизов: Елның теләсә кайсы сезонында балыкка йөрергә яратам

Унбишләп кармагым бар, ди Ильвир

“Балык кап-кап, яр буенда ялтырап ят”. Яр буенда кармагына төбәлеп утырган кайсы гына балыкчы кабатламый икән бу сүзләрне! Җәйге матур көннәрнең берсендә балыкка йөрергә яратучы райондашлар белән без дә әлеге шөгыль турында сөйләштек.

Ильвир СИЗОВ, Исәнбай авылы:

– Безне балыкчылар гаиләсе дияргә була. Балалар бакчасына йөргәндә үк мин, кояш белән торып, әти һәм абыема ияреп балыкка бара идем. Ә 4 сыйныфта укыганда берүзем йөри башладым. Быел 9 сыйныфны тәмамладым. Елның теләсә кайсы сезонында балыкка йөрергә яратам. Унбишләп кармагым бар. Кыш көне унысын кулланам. Җәйгә биш кармак та җитә. Иртәнге сәгать бишләрдә үк үзебезнең Бима елгасына төшеп кармакларны салам. Аннан кайчан чиертер икән дип көтеп торам. Иң кызыгы әнә шул вакыттыр, мөгаен. Өметләнәсең, көтәсең... Балык бик эссе көннәрдә капмый ул, шуңа күрә андый чакта бармавың хәерле. Ә менә яңгырдан соң шәп эләгә.

Минем балыксыз кайткан чагым юк диярлек. Әбием бик тәмле итеп уха пешерә, әнием кыздырырга ярата. Ә балыктан әзерләнгән бу ризыкларны гаиләбез белән җыелып ашау – иң рәхәте. Улыбыз, булдырасың, дип үсендереп тә куйсалар, тагын да теләк арта.

Минем балыкчы дусларым да бар инде. Башка авыл буаларына, Кама елгасына алар белән барам. Узган ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән акчага үземә кышкы балыкчы костюмы да алдым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев