Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Инвалидлар өчен

Районда инвалидлар декадасы башланды. Сезне шул уңайдан үткәреләчәк чараларга чакырабыз: Декабрьдә авыл мәдәният учакларында инвалидлар һәм инвалид балаларын тәрбияләүчеләр өчен очрашулар, концертлар булачак. 4 декабрьдә 15 сәгатьтә "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалид бала тәрбияләүчеләр өчен - Түгәрәк өстәл. 3 һәм 4 декабрьдә 14 сәгатьтә балалар-яшүсмерләр мәктәбендә инвалид балаларны атта...

Районда инвалидлар декадасы башланды. Сезне шул уңайдан үткәреләчәк чараларга чакырабыз:
Декабрьдә авыл мәдәният учакларында инвалидлар һәм инвалид балаларын тәрбияләүчеләр өчен очрашулар, концертлар булачак.
4 декабрьдә 15 сәгатьтә "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалид бала тәрбияләүчеләр өчен - Түгәрәк өстәл.
3 һәм 4 декабрьдә 14 сәгатьтә балалар-яшүсмерләр мәктәбендә инвалид балаларны атта йөртү.
4 декабрьдә сәгать 11дә район Мәдәният сараенда инвалид тормышына багышланган "На краю стою", 12.30да "Ледниковый период-4" фильмнары. Керү бушлай.
4 декабрьдә мәктәпләрдә, мәдәният учакларында инвалидларның кул эшләнмәләреннән "Дөнья - синең кулда!" дигән күргәзмә.
4 һәм 7 декабрьдә Боз сараенда инвалидлар өчен спорт чаралары
8 декабрьдә сәгать 10да район Мәдәният сараенда инвалиддар өчен бәйрәм тантанасы. Керү - чакыру билетлары буенча.
Моннан тыш, Әгерҗедәге туган як тарихы һәм Таҗи Гыйззәт музейларына инвалидлар бушлай керә ала. Укучылар, "Куллар тотышыйк, дуслар!" акциясенә кушылып, хәрәкәтләнә алмаучы инвалидларның өйләренә киләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев