Инвалидларга эш урыннары тәкъдим иттеләр
Инвалидлар декадасы барышында мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында узган вакансияләр ярминкәсендә "Агрофирма-Әгерҗе", "Нәүрүз" ширкәтләренең кадрлар бүлеге вәкиле физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә 15 эш урыны тәкъдим итте. Алар арасыннан каравылчы, терлек караучы, машина белән сыер саву операторы, агроном, хезмәтне саклау буенча белгеч, бухгалтер вазифаларын сайлап алырга мөмкин иде. Әңгәмә барышында физик мөмкинлекләре...
Инвалидлар декадасы барышында мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында узган вакансияләр ярминкәсендә "Агрофирма-Әгерҗе", "Нәүрүз" ширкәтләренең кадрлар бүлеге вәкиле физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә 15 эш урыны тәкъдим итте.
Алар арасыннан каравылчы, терлек караучы, машина белән сыер саву операторы, агроном, хезмәтне саклау буенча белгеч, бухгалтер вазифаларын сайлап алырга мөмкин иде.
Әңгәмә барышында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең эшкә урнашуга карашлары сүлпән булуы сизелсә дә, араларында актив, үзенә эш урыны табу хыялы белән янучыларның да булуы сөендерде.
Эш бирүче ярминкәгә килүчеләр белән әңгәмә үткәрде, эш шартлары, хезмәт хакы турында сөйләде, сорауларына җавап бирде.
Бу көнне ярминкәдә биш әгерҗеле катнашты, аның берсе әңгәмәгә чакырылды.
Белешмә:
Бүгенге көндә районда хезмәткә яраклы яшьтәге 768 инвалид бар, аларның 158е (20,6 процент) - эшләүчеләр.
Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны - 129 кеше.
Быел үзәккә 29 инвалид мөрәҗәгать иткән, аларның тугызы эшкә урнаштырылган (мәшгульлек үзәге юнәлеше буенча - җиде).
Инвалидлар арасында эшсезлек дәрәҗәсе - 0,6 процент (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 0,2 процентка түбәнрәк).
Гөлнара ХУҖИНА,
филиалның әйдәп баручы инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев