Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иртәгә Әгерҗе районында өстәмә сайлаулар уза

Ул Яңа Бәзәкә, Көчек, Кырынды авыл җирлекләрендә үтә

2023 елның 10 декабрендә 1нче бермандатлы сайлау округы буенча Яңа Бәзәкә авыл җирлеге, 6нчы һәм 7нче бермандатлы сайлау округлары буенча Көчек авыл җирлеге, 4нче округ буенча Кырынды авыл җирлеге Советлары депутатларына өстәмә сайлаулар уза. 

Депутатлыкка кандидатлар турында мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтының "Сайлаулар һәм референдумнар" бүлегендә http://www.cikrf.ru/ сылтамасы буенча алырга мөмкин. 

Участокларда тавыш бирү вакыты 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Әгәр сәламәтлеге аркасында сайлаучы сайлау участогына тавыш бирү көнендә килә алмаса, ул өйдә тавыш бирә ала. Участок сайлау комиссияләре 2023 елның 10 декабрендә 14.00 сәгатькә кадәр бинадан тыш (язма яки телдән) тавыш бирү турында гаризалар кабул итә. Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, сайлаулар турында башка өстәмә мәгълүматны 2-29-55, 2-15-61 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев