Иртәгә “генераль җыештыру“ өмәсенә кушылабыз
15 сентябрьдә Татарстан территориясендә генераль җыештыру узачак. Аның кысаларында “Илне генераль җыештыру“, “Яшел Россия“, “Эшлибез!“ кебек акцияләр оештыру планлаштырыла.
Табигатьне саклау, тирә-якны тәртипкә китерү чараларына безнең район да кушыла.
- Җомга көн төштән соң барлык оешма-предприятие коллективларын “генераль өмә“гә чыгарга чакырабыз. Көннәр матур торганда тирә-ягыбызны да тәртипкә китереп калырга ашыгыйк, – дип мөрәҗәгать итә “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин.
Шәхси йортларда яшәүчеләрне дә генераль җыештыруга кушылырга чакырабыз.
Гомумән , акциядә табигатьне саклауга, аның чисталыгына битараф булмаган һәркем катнаша ала. Әгерҗе урманчылары “Орешник“ территориясен чистартырга чыгачаклар.
Көзнең бер көнен игелекле эшкә багышлап, табигать баласы булуыбызны раслыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев