Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Иртәгә Әгерҗедә иң яхшы "Автоледи"не билгеләячәкләр

Теркәлү 14.00 сәгатьтә ЮХИДИ территориясендә

Автомобиль йөртүче хатын-кызларның һөнәри дәрәҗәсен үстерү, аның абруен күтәрү һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, 2020 елның 28 июлендә Әгерҗедә "Автоледи-2020" традицион конкурсы узачак.

Аның кысаларында районның иң яхшы машина йөртүче хатын-кызы ачыкланачак. Ярыш ике этаптан торачак. I этап-Әгерҗе шәһәре, Карл Маркс урамы 123 (ЮХИДИ бинасында), II этап-Әгерҗе шәһәре, Лесопильная урамы, 29б адресы буенча урнашкан автодромда узачак.

Катнашучыларга карата таләпләр: исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылмаган 21 яшьтән 50 яшькә кадәрге, машина йөртүче таныклыгы, шәхси кулланышта җиңел автомобиле булган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлары булмаган, исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылмаган хатын-кызлар.

Катнашучыларның гаризалары 8-(960)-072-03-40 телефоны аша яки agdirbdd@mail.ru электрон почтасы аша 2020 елның 27 июленә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 8-(960)-072-03-40 телефоны аша алырга мөмкин. Чара 2020 елның 28 июлендә 14.00 сәгатьтә ЮХИДИ территориясендә башлана.

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев