Иртәгә – Тукай туган көн
Иртәгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына - 131 ел. Апрель ае дәвамында мәктәп, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның әкиятләре сәхнәләштерелде. Иртәгә сәгать 2дә "Яшьлек" паркында шагыйрь иҗатына багышланган "Тукайның әкияти кичәсе" әдәби-музыкаль кичә уза. Анда җирле язучылар, укучылар, татар теле мөгаллимнәре, шигырь сөючеләр катнаша. ТНВ каналыннан да...
Иртәгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына - 131 ел.
Апрель ае дәвамында мәктәп, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның әкиятләре сәхнәләштерелде. Иртәгә сәгать 2дә "Яшьлек" паркында шагыйрь иҗатына багышланган "Тукайның әкияти кичәсе" әдәби-музыкаль кичә уза. Анда җирле язучылар, укучылар, татар теле мөгаллимнәре, шигырь сөючеләр катнаша.
.jpg)
ТНВ каналыннан да Тукайга багышланган чараларны карарга онытмагыз. 26 апрельдә сәгать 12дә Шигърият бәйрәменнән турыдан-туры трансляция күрсәтелә. 13.30 сәгатьтә Тукай тууга 131 ел тулуга багышланган тантаналы концерт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев