Исәнбай авылының хөрмәтле кешеләре бүләкләнде
Исәнбайда узган халык җыены бүләкләүләргә бай булды
Озак еллар җирле үзидарә органнарында лаеклы хезмәт куйган Роза Ханнанова, мәктәп укучыларын күп еллар тәмле ашлар пешереп сөендерүче Гөлия Вәлиева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 85 яшьлек олуг юбилее уңаеннан район кулланучылар җәмгыяте ветераны Ира Симаковага да район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган Әнвәр Хәкимов, Сәрия Сәетгәрәева ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Лаеклы ялга чыккач туган авылларына кайтып, авыл тормышында актив катнашып яшәүче парлар Сәетҗан-Наилә Шариповлар, Рәфис-Алмазия Хәкимовлар Исәнбай авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Бүләкләрне район башлыгы Ленар Нургаянов һәм авыл җирлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдиев тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев