Исәнбай мәчетендә изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесе узды
Чарада Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов һәм район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин катнаштылар
Мөбәрәк Рамазан ае — ул рухи пакьләнү, ихлас догалар һәм игелекле эшләр вакыты. Шул уңайдан Исәнбай авылы мәчетендә җылы мохиттә зур ифтар мәҗлесе узды.
Ифтар мәҗлесен авыл җирлеге Советы һәм районыбызның танылган фермерлары — бертуган Марат һәм Мансур Мөхәммәдиевлар оештырды. Аларның бу игелекле башлангычы исәнбайлылар өчен чын бүләк булды. Барлыгы мәҗлескә 127 кеше җыелды.
Чарада Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов һәм район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин катнаштылар.
Ленар Фәрит улы үз чыгышында Исәнбай халкының һәрвакыт бердәм һәм тырыш булуын билгеләп үтте. «Рамазан ае безне берләштерә, күңелләребезгә тынычлык һәм мәхәббәт өсти. Мондый ифтарлар — халкыбызның матур традициясе, ул күңелләрне якынайта», — диде ул һәм оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин ифтар алдыннан вәгазь сөйләп, уразаның фазыйләтләре, гаилә кыйммәтләре һәм күркәм әхлак турында искә төшерде. Авыз ачу вакыты җиткәч, җәмәгать белән дога кылынды, кичке намаз укылды.
Фермер Мөхәммәдиевларның үз эшләрендә генә түгел, дини һәм иҗтимагый тормышта да актив булулары, авыл халкына һәрчак ярдәмгә килергә әзер торулары - үрнәк.
Мәҗлескә килүчеләр ифтарны оештыручыларга, аш-су осталарына һәм кунакларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев