Исәнбай мәктәбе ашханәсе заманча төсмер алды
Быел мәктәпнең азык блогына республика программасы буенча капиталь ремонт ясалды
2012 елда Исәнбай мәктәбенә республика программасы буенча капиталь төзекләндерү уздырылган иде. Быел биредә янә масштаблы эш башкарылды, азык блогы төзекләндерелде.
– Уку барышында укучыларның туклануын оештыруга аеруча зур игътибар бирелә. Бу – тулысынча техник җиһазлау, уңайлы шартлар, шул ук вакытта заманча бизәлеш тә. Мәктәп укучылары сыйфатлы һәм файдалы туклану белән тәэмин ителсен, ә ризык әзерләү заманча стандартларга туры килсен өчен мәгариф учреждениеләрендә әнә шундый масштаблы ремонт эшләре алып барыла да инде. Без моның өчен республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәтле, – диде мәктәп җитәкчелеге аны ачу тантанасында.
Төзүчеләр җылылык, суүткәргеч системаларын, канализацияне алыштырганнар. Диварлар тигезләнгән, ризык әзерли торган якка плитка ябыштырылган. эшләре бара. Түшәм-идәннәр эшләнгән. Проектка тәрәзә-ишекләрне, электрүткәргечләрне алыштыру да кертелгән.
– Предприятие эшчеләренең азык блокларын ремонтлау буенча тәҗрибәләре зур. Без җиде мәктәптә әлеге эшне башкардык, – ди төзүчеләрнең җитәкчесе Али Ибраһимов. – Шунысы гына аерыла, һәр мәктәптә төрле төзелеш материаллары кулланыла, дизайн үзгәрә. Бу – заман таләбе.
Исәнбай мәктәбендә ул тагын да үзгә. Чөнки биредә ашханә белән бергә актлар залы да урын алган.
Кухня ягында яшелчә, коела торган продуктлар өчен аерым склад бүлмәләре, ит, яшелчәләр турау, камыр басу өчен аерым почмаклар булдырылган, суыткычлар кую урыны да үзгәргән, хезмәткәрләр өчен киенү-чишенү бүлмәсе дә әзерләнгән. Барлык җиһазлар да алыштырылган.
– 178 квадрат метрлы азык блогы бик матур, эш өчен уңайлы, – ди хуҗалык эшләре буенча мөдирләр Фәридә Гобәйдуллина һәм Рәмилә Рәшитова үзгәрешләргә сөенүләрен белдереп.
– Биредә эшләве – зур бәхет, – диләр пешекчеләр Гөлия Вәлиева һәм Гөлгенә Сундукова.
Пешекчеләр ярдәмчеләре Гүзәл Газизова белән бергә 48 укучыга, балалар бакчасында тәрбияләнүче 8 нәни малай-кызга ризык әзерлиләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Туган мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында төрле елларда мәктәп тәмамлаган 106 чыгарылыш сыйныф укучысы матди яктан ярдәм күрсәткән. Әлеге акчаларга жалюзилар сатып алганнар. Ашханә һәм актлар залының заманча төсмер алуында дизайнер авылдашлары Вәсил Латыйповның өлеше зур булган.
Укучылар заманча ашханә өчен җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар рәхмәт сүзләрен шигырьләргә, җырларга төреп бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев