Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Исәнбай мәктәбендә җылы очрашу узды

Мәскәү кунагы укучыларның саф татар телендә сөйләшүләренә соклануын яшермәде

Бүген Исәнбай мәктәбендә Мәскәү шәһәрендә эшләп килүче “Татар һәм төрки халыкларының милли конгрессы” президенты, тамырлары Исәнбай авылыннан булган эшмәкәр Ямалиев Рөстәм Фаиз улы һәм “Татар һәм төрки халыкларының милли конгрессы”ның Кама аръягы зонасы филиалы рәисе Даут Илгиз улы Хәбибуллин белән бик җылы очрашу булды, дип хәбәр итә «Исәнбай мәктәбе».

Чарага Рөстәм Фаиз улының туганнары, ветеран укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре, авылыбызның хөрмәтле кешеләре дә чакырылган иде. 

Кунагыбыз үз оешмаларының Мәскәү татарлары арасында телне, традицияләрне, мәдәниятне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарулары турында сөйләде. 

Рус мохитендә татар милләтенең яшәеше һәм оешманың эшчәнлеге турында әйтеп үтте. Укучыларыбызның чыгышларын карап, аларның саф татар телендә сойләшүләренә, сәнгатьле итеп шигырь сөйли белүләренә соклануын, ак көнләшү белән көнләшүен яшермәде. 

Мәктәбебезнең эшчәнлеге белән танышканнан соң, татар телендә белем һәм тәрбия биреп, бар яктан да камил шәхес формалаштырырга, бүгенге тормышка лаеклы буын тәрбияләргә мөмкин икәнлегенә тагын бер тапкыр чын күңеленнән ышануын әйтте. 

Мәскәү кунагы, очрашу истәлеге итеп, мәктәбебезгә “Үз җиремдә үз телем” исемле китапларын һәм спорт кирәк- яраклары бүләк итеп калдырды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев