Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Исәнбайдан Гөлназ ХУҖИНА – “Язылган өчен – бүләк” акциясе җиңүчесе

Язылган өчен – бүләк

«ТАТМЕДИА» җәмгыятенең 2022 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында уйнаткан бүләкләрен отучылар арасында Исәнбай мәктәбе мөгаллимәсе Гөлназ Хуҗина да бар. Әбунәчебезгә үтүк тапшырылды.

Гөлназ Рафис кызы – тумышы белән Актаныш районының Чалманарат авылыннан.

– Үземне белә-белгәннән бирле гаиләбез белән газета-журналлар укырга яратабыз. Әнием “Крестьянка”, “Башкортостан кызы” кебек журналларга кадәр алдыра иде. Мөгаллим булып эшләүче әтием турында әйтеп тә торасы юк: аңа эш өчен кирәкле нинди генә газета-журналлар килми иде безгә?! – дип хәтер яңарта. 

Исәнбайга килен булып төшкән гаилә дә вакытлы матбугатны үз итүче булып чыга.

– Каенатам Мирсияф әткәйнең район газетасы килүен көтеп алып, күзлеген киеп “тәмләп” укыганы – әле дә исемдә. Үзе укып чыкканнан соң каенанам Рабига әнкәйгә “менә боларын укы әле” дип бирә торган иде, – дип дәвам итә.

Хуҗиннар – бүген дә Исәнбайда газета-журналларны иң күп алдыручы гаиләләрнең берсе.
– “Әгерҗе хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Яңарыш” газеталарына, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Казан утлары” журналларына язылмый калганыбыз юк, – ди Гөлназ Рафис кызы. 

“ТАТМЕДИА” җәмгыяте берничә ел элек аларны “Иң күп газета-журнал алдыручы гаилә” номинациясендә юкка гына бүләкләмәгәндер шул.

1996 елдан бирле Исәнбай мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли Гөлназ Рафис кызы.

– Мөгаллимлек хезмәт юлым туган Актаныш районында башланды. Аннан берара Яшел Үзән шәһәренең 1нче мәктәп комплексында эшләдем. 1992 елдан бирле Исәнбай мәктәбе – икенче туган йортым. Башта география, инглиз теле укыттым. Менә инде 25 елдан артык туган тел һәм әдәбият фәннәреннән белем бирәм. Эшемне бик яратып башкарам, – ди мөгаллимә. 

Менә шул ярату укучыларында да туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аларны китап укуга тарту кебек мөһим бурычларны чишүдә төрле алымнар уйлап табарга этәрәдер дә инде аны.

– Хәзерге заман баласын китап укуга җәлеп итү җиңел түгел. Әмма бу – мөмкин эш. Әйтик, мин “Казан утлары” журналын сыйныфка алып килеп куям да укучыларга дәрестә аларда дөнья күргән әсәрләрдән иң кызыклы өзекләрне тәкъдим итәм. Югары сыйныф укучылары арасыннан әсәрне тулысынча укырга теләк белдерүчеләр табылмый калмый, – дип дәвам итә. 

Татар әдәбиятын яратучылар өчен уздырылучы “Әдәби марафон”ның даими катнашучысы буларак та укучыларын китап укуга җәлеп итүдә шушы ысулдан файдалана.

– Икенче көнне үк “китапны тулысынча укыйсы килә” дип яныма укучылар килгән очраклар бар, – ди мөгаллимә, сөенеп. 

Аның укучылары туган тел буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда зур уңышларга ирешәләр икән, моның нигезендә дә, әлеге дә баягы, уртак тырышлык һәм максатчан омтылыш ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев