Иске Кызылъяр авылы мәчете тарихы
Иске Кызылъяр дип аталса да, әлеге авыл чагыштырмача яшь дип исәпләнә
Иван Грозный башкисәрләренең эзәрлекләвеннән һәм чукындырудан качып, Саба ягыннан бер төркем крестьяннар Шәде (Чаж) елгасының биек ярына килеп урнашканнар. Ирекле тормыш яратучы мөһаҗирләрне “иркеннәр” дип атап йөрткәннәр.
Иске Кызылъяр авылыннан күп кенә атаклы шәхесләр чыккан. Менә алар: дөнья гизгән дипломат Йолдыз Хәлиуллин, язмыш сынауларын җиңгән сукыр шагыйрь Фазыл Шәех, РФ Дәүләт Думасы депутаты, генерал Эрнест Вәлиев (әнисе Иске Кызылъярныкы, Тансарда туган). Мөгаллим Нәҗип Фәтхуллин беренче Бөтендөнья сугышыннан хатларын шигырь һәм бәет итеп яза торган булган. Сугыштан исән-сау кайтып, авылда хәзрәт вазифасын да башкарган. Мөгаллим мулла революциядән соң туган балаларга “прогрессив” исемнәр дә кушып калдырган: Инкыйлаб, Җөмһүрия, Шат, Алкыш.
Иске Кызылъярда мәчет кайчан ачылуы төгәл билгеле түгел, әмма XIX гасыр башында анда гыйбадәт йорты булган. Мәчет янындагы өйдә читтән килгән мулла белән абыстай яшәгәннәр. Мәчетнең эче-тышы бик матур иде. Түбәтәйле, ак күлмәк-ыштан кигән ир-атларның мәчеткә барулары күңелемдә калган.
1960 елларда мәчетне клуб иттеләр. Башлангыч сыйныф укытучыбыз Сәкинә апа Ситдыйкова җитәкчелегендә бәйрәмнәрдә авыл кешеләренә концертлар куя идек.
Соңрак колхозларда “чеби-бум” башланды. Безнең авыл мәчете ишегалдына да чебиләр хуҗа булды. Ишелә башлаганчы, мәчет чеби фермасы булып хезмәт итте. Аның сап-сары бүрәнәләрдән салган янкормасын сүтеп алып Кодашка илтеп салдылар. Сүтеп алган кешене берникадәр вакыттан соң паралич суккан, диделәр. Шуннан соң бер кеше дә мәчетне сүтеп алырга батырчылык итмәде. Мәчет акрынлап җиргә сеңә бара. Хәзер черегән такта һәм бүрәнәләр өеме генә калды инде.
Кичкетаңнан Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин район имам-мөхтәсибе булып торган чакта Кырындыдан хөрмәтле аксакал, озак еллар әлеге авыл имамы булып торган Габдулла ага Галиев белән Иске Кызылъярга килеп, бабайларыбыз рухына дога кылып киткәннәр иде. Аллаһының рәхмәте яусын аларга.
Менә шулай, кешеләр генә түгел, мәчетләр дә үлә икән.
Ильвира ӘХМӘТҖАНОВА.
Әгерҗе шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев