Исәнбай тавыш бирү участогына көн саен йөзгә якын кеше килә
Санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтиләр
Исәнбай Мәдәният йортында урнашкан 502нче тавыш бирү участогы 25 июньнән башлап иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр сайлаучыларны кабул итә.
-Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча көн саен йөзгә якын тавыш бирүчене кабул итәбез, - ди комиссия рәисе Эльза Кәримова.
Участокта барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтиләр. Килгән һәркемгә маска-перчатка, бер тапкыр гына кулланыла торган ручка бирәләр, антисептик та куелган.
- Комиссия әгъзаларыбар да тәҗрибәле. Алар да барлык таләпләрне төгәл үтиләр. Дистанция саклана, участокка тавыш бирүчеләр күпләп кертелми, - ди Эльза Кәримова.
- Авылдашлар актив. 25 июньдә 96, кичә 105 тавыш бирүчене кабул иттек, - ди комиссия әгъзасы Гөлнара Исмәгыйлева.
Беренчеләрдән булып тавыш биргән мәгариф ветераны Фәтхия Зарипова Конституциягә төзәтмәләр халыкның тормышын яхшырту өчен башкарылган эш булуын ассызыклады.
- Төзәтмәләр илебез иминлеген кайгыртуга, гаилә кыйммәтләрен саклап калуга игътибарны арттыра, социаль гарантияләрне тәэмин итә, - диде ул.
#голосуетРТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев