Җитәкчеләр яшь әнине котладылар + ФОТО
Бүген район башлыгы урынбасары - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Ришат Нурисламов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Усманова "Россиягә һәр бала мөһим" акциясе кысаларында һәм Әниләр көне якынлашу уңаеннан бала тудыру йортында өченче сабые дөньяга килгән Галина РЯБОВАны котладылар һәм аңа бүләкләр тапшырдылар. Никита - Галина-Владимир...
Бүген район башлыгы урынбасары - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Ришат Нурисламов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Усманова "Россиягә һәр бала мөһим" акциясе кысаларында һәм Әниләр көне якынлашу уңаеннан бала тудыру йортында өченче сабые дөньяга килгән Галина РЯБОВАны котладылар һәм аңа бүләкләр тапшырдылар.
Никита - Галина-Владимир Рябовларның өченче балалары. Ул 3900 грамм авырлыкта, 54 сантиметр озынлыкта туган.
- Ун яшьлек улыбыз Денис та, биш яшьлек кызыбыз Владислава да, үзебез дә бәләкәчнең дөньяга аваз салуын түземсезлек белән көттек. Мин - бик бәхетле әни: ике яктан да әти-әниләребез исән-сау, ирем гаилә өчен өзелеп тора. Балаларыбызны тигез канат белән үстерергә язсын, - диде Галина.
Рябовларны өченче балалары туу белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников та тәбрикләде.
- Яшь гаиләләр сезгә тиңләшергә тиеш. Районыбызда сабыйлар туу артсын, яшь гаиләләрдә бала тавышы тынмасын, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев