Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иж-Бубый активистлары 40 чакрымга якын җәяүле юл үттеләр

Иж-Бубый укучылары, студентлары, активистларының игелекле авылдашлары – “Бубилар мирасы” оешмасы рәисе Искәндәр Җиһангәрәев җитәкчелегендә җәен тарихи урыннарга җәяүле сәфәргә чыгулары матур традициягә әйләнде

Иж-Бубый укучылары, студентлары, активистларының игелекле авылдашлары – “Бубилар мирасы” оешмасы рәисе Искәндәр Җиһангәрәев җитәкчелегендә җәен тарихи урыннарга җәяүле сәфәргә чыгулары матур традициягә әйләнде. Быелгы бишенче сәяхәткә бару урыны итеп Иж елгасы башланган урынны сайлаганнар.

– Иж елгасы Әгерҗе районының бик күп авыллары аша ага. Әлеге елганың тамагында булганыбыз бар иде инде. Бу юлы аның башланган урынын күрәсебез килде, – ди мәгариф ветераны, Иж-Бубый авылы тарихы музее хезмәткәре Раиф Гәрәев. – Быелгы сәяхәтебез ике көн дәвам итте. Унөч кешедән торган төркем 40 чакрымга якын җәяүле юл үтте.

БЕРЕНЧЕ КӨН

Сәяхәтчеләр төркеменең беренче тукталышы Удмуртиянең Игра һәм Якшур-Бодья районнары чигендә урнашкан ИжЗабегалово авылы янында була. – Әлеге авылдан ерак түгел зур һәм кече Иж елгалары кушылган урын бар. Анда туктап ял иттек, теләге булганнар су коендылар, – ди Раиф Мөхәммәтҗан улы. Ә менә куну урыны итеп Пушкари авылы яныннан ерак түгел Иж елгасының зур буасын сайлыйлар. – Кичен рәхәтләнеп күлдә көймәдә йөздек. Ул күлнең матурлыгы!

Ерак түгел кошлар йөзә. Учак ягып ризык пешердек. Көн дәвамында күргәннәр хакында фикер алыштык. Учак тирәли тезелешеп җырлап утырдык, – диләр сәяхәтчеләр.

ИКЕНЧЕ КӨН

Бу көнне сәфәрнең төп максаты чынга ашырыла: сәяхәтчеләр Кече Ошворцы авылыннан ерак түгел Иж елгасы башланган урынга баралар.

– Елга башланган урында җир астыннан чишмә бәреп чыга. Бераз акканнан соң ул елгага әверелә. Әлеге чишмәгә җир асты сулары да кушыладыр, күрәсең. Ул урында “Биредә Иж елгасы башлана” дигән сүзләр язылган элмә такта урнаштырылган. Шунда ук суның химик составы турында белешмә дә бирелгән. Чишмәгә төшәр өчен баскычлар ясалган. Ял итәргә беседка куелган. Биредә туристлар еш буладыр. Бу хакта алар калдырган язулар сөйли, – ди Раиф Мөхәммәтҗан улы.

Безнең сәяхәтчеләр дә беседкага кереп тамак ялгап алганнар, салкын чишмә суы белән юынганнар, аны рәхәтләнеп эчкәннәр.

– Тешләрне камаштырырдай чишмә суы күңел күтәренкелеге һәм дәрт өстәде, – диләр.

Бу тирәләрнең һәр карыш җирен өйрәнеп, рәхәтләнеп фотога төшкәннән соң кайтыр юлга кузгалганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев