Иж-Бубый авыл тарихы музее җитәкчесе Раиф Гәрәев гомер буе тарих, мәгърифәт сагында
Педагогика һәм хәрби-диңгез флоты ветераны, тарих сакчысы, һәвәскәр умартачы... Бу сүзләр – остазыбыз, Иж-Бубый авыл тарихы музее җитәкчесе Раиф ГӘРӘЕВ турында
УКЫТУЧЫ ҺӘМ ДИРЕКТОР
Мәктәптә укыганда ук бик кызыксынучан бала була ул, авыл китапханәсендәге бөтен китапны укып чыга. Хәрби хезмәтне дә Тын океан флотында диңгез пехотасында уза. Бераз алга китеп, шуны әйтү кирәк: Раиф Мөхәммәтҗан улы соңыннан Диңгез пехотачыларының Әгерҗе районы бүлекчәсен нигезли һәм ун ел дәвамында (2007-2017) аны җитәкли дә. Бу елларда диңгезчеләрне таныту юлында күп кенә эшләр башкаруга зур өлеш кертә.
Армиядән кайткач читкә китү турында уйламый, туган мәктәбенә эшкә керә. Читтән торып Удмурт дәүләт университетының география факультетын тәмамлаган егетне 1983 елда мәктәп директоры итеп билгелиләр. Шушы вазифаны 25 елдан артык бөтен педагогик осталыгын эшкә җигеп башкара. Шул ук вакытта сайлаган һөнәренә тугры калып, укытучы вазифасын да тиешле итеп үтәүгә зур тырышлык куя. Яшь мөгаллим инициативасы белән мәктәптә укучылар өчен җәяүле походлар һәм экскурсияләр оештыру традициясе барлыкка килә. 1978 елны 7 сыйныф укучылары белән беренче тапкыр Иж-Бубыйдан Красный борга кадәр җәяүләп баралар, аннан Сарапулга метеор белән барып, Әгерҗегә поездда, ә Иж-Бубыйга кадәр янә җәяүләп кайталар. Аннан соңгы елларда да әлеге традициягә тугрылык саклана. Без, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, мондый сәяхәтләрне әле дә сагынып искә алабыз.
Раиф Мөхәммәтҗан улы турында мөгаллим буларак сөйләгәндә, тагын бер мөһим фактны әйтү кирәктер: ул – педагогик династиянең бер вәкиле. Аның әбисе Әминә Аппакова Иж-Бубый мәдрәсәсендә һәм авыл мәктәбендә озак еллар рус теле һәм әдәбияты укыткан. Әнисе Илһамия Аппакова – тарих укытучысы.
Димәк, Раиф әфәнденең тарихка булган кызыксынуы да нәселдән киләдер дип әйтергә дә тулы нигез бар.
Ул директорлык иткән чорларда мәктәптә бик күп мөһим вакыйгалар була. Шулар арасыннан иң әһәмиятле берничәсенә генә тукталыйк. 1987 елда мәктәпнең яңа бинасы сафка баса. Ике елдан соң анда ветеран укытучы Рәмзия Хәлиуллина тырышлыгы белән нигезләнгән Иж-Бубый мәдрәсәсе һәм мәктәп тарихын яктырткан музей ачыла. 1989 елда Иж-Бубый мәктәбенең беренче чыгарылышына 50 ел тулуга багышланган кичәгә мәктәпне тәмамлап илебезнең төрле почмакларында хезмәт куючы 100дән артык кунак җыела.
Бер елдан авылга Калифорния университеты профессоры Азаде Гайшә Рорлих килә. Авылда даими рәвештә мәктәп коллективы оештырган Иж-Бубый мәдрәсәсе һәм аның җитәкчеләре юбилейларына багышланган төрле дәрәҗәдәге конференцияләр үтә. 1995 елда мәктәп Бертуган Бубилар исемендәге укыту-тәрбия комплексы итеп үзгәртелә. Шул ук елны коллективка милли тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен республикада иң беренчеләрдән булып Каюм Насыйри исемендәге премия бирелә. Гомумән, ул җитәкчелек иткән елларда мәктәп күп кенә үзгәрешләр кичерү белән бергә, байтак кына уңышларга да ирешә.
ТР Мәгариф министрлыгы Указы нигезендә “1997 Ел мәктәбе” дипломы тапшырылу, 1999 елда шул ук министрлыкның Мактау грамотасына ия булу – шуның күркәм мисалы. Мәктәп директоры, мөгаллим буларак, Раиф Мөхәммәтҗан улы үзе дә күптөрле бүләкләргә лаек була. Шулар арасында Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы кебек югары дәрәҗәдәге исемнәр дә бар.
ТАРИХ – КҮҢЕЛЕНДӘ
2012 елда Казанда яшәүче якташыбыз Искәндәр Җиһангәрәев белән берлектә “Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасы нигезләнде һәм аның рәисе итеп Раиф Мөхәммәтҗан улы билгеләнде. Оешманың хөкүмәт, эшмәкәрләр оештырган төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулавы Иж-Бубыйдагы байтак кына тарихи биналарны төзекләндерү мөмкинлеге бирде. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, башка чараларда катнашу, очрашулар оештыру булсынмы, Раиф Мөхәммәтҗан улының максаты бер: авыл тарихын барлау, аны халыкка таныту, киләчәккә мирас итеп калдыру.
2011-2016 елларда Иж-Бубый авыл тарихы музеен җитәкләгән вакытларда ук аның күңелендә әлеге экспонатларны иркен мәйданнарга күчерү хыялы яши. Аны чынбарлык итү өчен Искәндәр Рөстәм улы белән берлектә алар да зур тырышлык куялар. Ниһаять, 2021 елның августында авыл тарихы музее Хөкүмәт ярдәме белән торгызылган сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның йортына күчте. 2022 елдан бирле аның җитәкчесе – Раиф Мөхәммәтҗан улы. Анда урын алган һәр экспонат турында остазыбыз сәгатьләр буе сөйли аладыр, мөгаен. Үзе белгәннәрне бик теләп музей кунакларына да җиткерә ул. Кунаклар дигәннән, кайлардан гына килмиләр алар: Төркиядән, Донецк өлкәсеннән, Пермь, Самара, Санкт-Петербургтан, күрше Удмуртиядән, республикабыз районнарынан һәм шәһәрләреннән, районыбыздан... Тәкъдимнәр кенәгәсендә язылган уңай фикерләр дә бик күп.
Раиф абый озак еллар кортчылык белән дә шөгыльләнә. Бу яклап туплаган тәҗрибәсен дә башкалар белән теләп уртаклаша.
... Аның һәр иртәсе авылыбыз урамнары йә Әгерҗенең “Орешник” паркы буйлап җәяүләп чакрым арты чакрым узудан башлана. Иманым камил: аларны ураганда да күңеле белән тарих барлыйдыр ул. Алай гына да түгел, әлеге тарихны киләчәк буыннарга тапшыру юлларын уйлыйдыр. Түгәрәк гомер бәйрәмен каршы алучы тарих сакчысына теләгебез бер генә: шушы юллар дәвамлы булсын иде әле.
Гөлчәчәк ХАНОВА,
Иж-Бубый авыл тарихы музее хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев