Иж-Бубый авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветеранына 95 яшь тулды
«Картлык шатлык түгел икән» - әнә шулай ди Наилә апа МУСИНА
Картлык шатлык түгел икән
Әнә шулай ди Иж-Бубый авылында яшәүче Наилә апа МУСИНА. Тыл һәм хезмәт ветеранына 1 июльдә 95 яшь тулды.
– Шушы яшьтә дә колагым бераз ишеткәч, күзләрем күзлек белән булса да күргәч, өем эчендә йөреп торгач, шөкер итәргә кирәктер инде, – ди Наилә апа.
Район газетасының да бер санын калдырмыйча укып бара. “Җиңү юлы”ннан гомер буе аерылмадым”, – ди, газетаны элеккеге еллардан ук алдыруына ишарәләп.
Ул чор кешеләренә хас булганча, бик күп авырлыклар кичерергә туры килә аңа.
– 1944 елда Әгерҗегә тегү артеленә эшкә урнаштым. Ул чакта анда хәрби киемнәр тегәләр иде. Зурраклар теккән киемнәрне безгә үтүкләп, төреп бару бурычы йөкләнде, – дип сөйли. – Артельдә эшләп алган айлык хезмәт хакы һәм көндәлек ярты буханка ипи гаиләбезне ач үлемнән саклап калды.
Бераз алга китеп, шуны әйтергә кирәк: тегүчелек һөнәре гомере буе озата бара Наилә апаны. Артельдән киткәч тә кием-салым тегүен дәвам итә ул. Үз балаларын, туганнарын гына түгел, авылдашларын да тегеп киендерә.
Хезмәт юлына килгәндә, бервакытта да эшнең җиңелен сайламый. Сугыштан соң тимер юлда эшләвен дәвам итә. “Әгерҗе станциясеннән Играга кадәр тимер юл салуда катнаштым, аннан Ижауга йөреп эшләдем”, – ди. Берара “Ижмаш” заводында да хезмәт куя.
1955 елда туган авылы Иж-Бубыйга әйләнеп кайта. Сәбәбе – әлеге авылның Наил исемле егете белән гаилә корулары. Авылда озак еллар яшелчәчелектә, амбарда эшли.
– Балалар кечкенә чакта басуга йөгереп бара, йөгереп кайта идем. Бер көн дә төшке ашка кайтмый калган көнем булмады, – дип сөйли.
Балалар дигәннән, ике ул, ике кызга гомер бүләк итәләр. Бер кызлары кечкенә чакта ук вафат була. Ун ел элек бер улын да җирли ана. Җәмәгате дә күптәннән дөнья куйган инде.
– Бүген кызым Нәзилә – гаиләсе белән Түбән Камада, улым Нәзил Чаллыда яши. Һәрчак хәлемне белеп, кайтып торалар, – ди Наилә апа.– Оныгым Рамилнең, социаль хезмәткәр Еленаның да даими ярдәмен тоям. Күршеләрем Алсу, Исфира, Луиза, Надя да хәлемне белеп торалар.
Түгәрәк гомер бәйрәмен дә якыннары, күршеләре белән бергәләп каршы алган ул. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Гөлнас Джаметованың, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Җәләлетдинованың котлау открыткалары, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр белән килүенә бик сөенгән.
– Мине шулай хөрмәтләгәннәре өчен Ходай үзләрен олыласын, – дип тели Иж-Бубыйның тыл ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев