Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубины искә алу кичәсе оештырылды

Чарада Мөхлисә Буби яшәгән чорда һәм бүген хатын-кызларның җәмгыять үсешендә тоткан урыны темасы төрле яклап каралды

Бүген мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, мөселман дөньясында XX гасырның бердәнбер хатын-кыз казыясы - Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллинаның тууына 155 ел тулды. Шул уңайдан Әгерҗе районы үзәк китапханәсе, Иж-Бубый авылы китапханәсе, Иж-Бубый авылы мәктәп тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә авыл тарихы музеенда “Ил язмышын салып иңнәренә”, дип исемләнгән Мөхлисә Бубины искә алу кичәсе оештырылды.

Чарада Мөхлисә Буби яшәгән чорда һәм бүген хатын-кызларның җәмгыять үсешендә тоткан урыны темасы төрле яклап каралды. Шулай ук бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган ул вакыттагы журналларда һәм газеталарда басылган М. Бубиның балалар тәрбияләүгә һәм хатын-кызларга багышланган мәкаләләреннән өзекләр укылды.

Кичәдә М. Бубиның язмышына багышланган шигырьләр һәм үзе иҗат иткән бәете яңгырады. Чара татар милләтенең якты йолдызының тормыш юлын чагылдыручы презентация белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев