Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иж-Бубыйда бертуган Җиһангәрәевлар шахмат турниры уздырдылар

Ул әтиләре Рөстәм Әнвәр улы истәлегенә үтте

Сигезенче турнир дүрт категориядә узды:  балалар бакчаларына йөрүчеләр, укучылар, ир-атлар һәм хатын-кызлар. 

Бәйгедә Раил Латыйпов, Дилүс Камалетдинов, Рамил Капилов, Тәлгать Әхмәдишин кебек даими катнашучылар да, беренче тапкыр килүчеләр дә бар иде. 
Рөстәм Җиһангәрәевның уллары Искәндәр, Марат, Булат әтиләре белән бәйле истәлекләр белән уртаклаштылар. Аны гадел, намуслы, белемле, юмор хисле иде дип искә алдылар. Рөстәм абый оста шахматчы буларак та дан тоткан. Ел саен Тирсәдә узган спартакиадада “Искра” колхозы хезмәтчәннәре составында катнашып, призлы урыннар алган.  

-    Без өйдә дә шахматны бик яратып уйный идек. Марат абый хәтта әтине дә җиңә иде. Хәзер дә өчебез бергә җыелганда шахмат уйнамый калмыйбыз, - диде Булат. 

Рөстәм Әнвәр улы 1975-1985 елларда Иж-Бубыйда мәктәп директоры булып эшләгән. Аннан соң “Искра” колхозында партком рәисе булган. 90нчы еллар башында яңадан мәктәпкә кайтып укытучы булып эшләвен дәвам иткән. 
1996 елда 51нче яшендә вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев