Иж-Бубыйда узган җыен бүләкләүләргә бай булды
Бүләкләнүчеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җиткәчесе Дилүс Гатауллин һәм авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов хөрмәтләделәр
Иж-Бубыйда узган җыенда авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр һәм авыл тормышында катнашучы активистлар бүләкләнде.
Гомерләрен терлекчелектә эшләүгә багышлаган Зөлфирә Тайганова, Сәмига Хәлиуллина ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына һәи истәлек бүләгенә лаек булдылар.
Авыл тормышында актив катнашучы Фәрит Батталов, Асия Муратова, Илгиз Тимербаев, Рәшит Җәләлетдинов, Марсель Шәйдуллин, Рәисә Ямиева, Гөлнур Хәмидуллина, Роза Җиһангәрәевага авыл җирлегенең рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бүләкләнүчеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җиткәчесе Дилүс Гатауллин һәм авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов хөрмәтләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев