Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иж-Бубыйдан Наилә апа Мусина 95 яшьлек юбилеен каршы алды

Бик күп авырлыклар кичерергә туры килә аңа

95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Наилә апа МУСИНА “Мин – озын гомерлеләр нәселеннән“ дип кабатларга ярата. Чыннан да, әнисе 103, әбисе 97 яшенә кадәр гомер кичереп дөнья куйган. 

Наилә апа бүген дә үз көчендә: өйдәге вак-төяк эшләрне үзе эшли, район газетасын укырга ярата. Хәтере дә күпләр көнләшерлек, күз генә тимәсен. 

Яшьтәшләре кебек, бик күп авырлыклар кичерергә туры килә аңа. 

– Ачтан үлмәс өчен, 1944 елда Әгерҗегә тегү артеленә урнаштым. Сугышчылар өчен киемнәр тектек без анда, эшебез сменалы иде. Менә шуннан биргән айлык 30 сум хезмәт хакы һәм көндәлек ярты буханка икмәк гаиләбезне ач үлемнән коткарып калды, – дип сөйли. – Сугыш беткән көнне мин төнге сменада идем. Ничек сөенгәнебез, җырлашканыбыз, елашканыбыз – әле дә күз алдында... 

Тегү артелендә үзләштергән һөнәре гомере буе озата бара аны: картайганчы бик күп авылдашларына кием-салым тегеп, гаиләсенә бераз булса да керем кертә ул. Шул ук вакытта берара Ижауда тимер юлда, аннан заводта эшләп ала. Туган авылына әйләнеп кайткач, күп еллар колхозда яшелчәчелектә, амбарда эшли. 

– Кәбестә басуына йөгереп бара, йөгереп кайта идем. Төшке ашка кайтмый калган көнем булмады. Менә шулай гел хәрәкәттә булу, саф һавада эшләү дә гомер өстәгәндер миңа, – дип шөкер итә. 
Авылдашы Наил белән гаилә корып, дүрт балага гомер бирәләр. Берсе кечкенә чагында ук үлә. Моннан берничә ел элек улын җирләргә туры килә. Җәмәгате дә күптәннән дөнья куйган инде. Чаллыда яшәүче улы Нәзил, Түбән Камада гомер кичерүче кызы Нәзилә җай булганда әниләре янына кайтырга тырышалар. 

– Әле ярый, көн дә хәл-әхвәл белешергә социаль хезмәткәрем Елена, күршеләрем Фәния, Исфира, Алсу, Луиза бар. Барысы да бик кешелекле. Үз яхшылыклары үзләренә кайтсын иде, – дип рәхмәт укый. 

Юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Гөлназ Джаметовага, Авыл жирлеге башкарма комитеты житэкчесе урынбасары Лилия Җәләлетдиновага да кат-кат рәхмәтләр укыды Иж-Бубыйның тыл ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев